Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бар да лачын кебекләр. Кемнәр алар?(+Фоторепортаж)

Чапшар авыл клубында, Чик сакчылары гаскәре оешуга 100ел тулу уңаеннан, “Яшел погоннарга-100 ел” дип исемләнгән бик зур бәйрәм кичәсе үтте.

Быелгы Чик сакчылары көне, һичшиксез, вакытлыча хезмәт елларын ил чикләрен саклауга багышлаган ир-егетләрнең күңелләрендә онытылмаслык мизгелләр булып калды. Моңарчы кечкенә авыллардачик сакчылары көнен болай зурлап бәйрәм иткәннәре юк иде әле. Быелгысы тәүгесе булды, чапшарлылар 100 еллыкка зур бәйрәм чарасы уздырды. Көне дә бәйрәм өчен генә сайланган кебек иде. Кояш, саф яшеллек, музыка...
– Бәйрәм кичәсе хакында авылыбызның ветеран чик сакчысы 1 ел элек үк инде “Киләсе елга чик сакчыларының 100 еллыгы, зурлап уздырыйк, безнең авылның данын күтәрергә кирәк” дип хыяллана башлаган иде. Аның тырышлыгы белән Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан авыл тарихында беренче тапкыр “Үлемсез полк” оештырылды, – ди әлеге инициативаны күтәреп алган клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева.
Бәйрәм хакындагы язма белән тулырак "Хезмәт" газетасының 8 июнь санында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чик сакчысы көне