Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бар да вакытлыча гына… явыз бүрегә дә көн бетә

Каенга атланып, качып, безне күзәтеп торган бүре малае да җайлап аска шуыша.

Әкренләп кыш узып бара, язга да ерак калмады. Кыш буе матурлык тудырып торган сыннар да әкренләп эри, бистәнең 2нче номерлы балалар  бакчасына  килгән саен каенга атланып, качып, безне күзәтеп торган бүре малае да җайлап аска шуыша.(Без, әти-әниләр, аны бүре малаена тиңләп йөртәбез инде, төлке малае булмаса тагын...).

Чынлыкта бүре  бүре инде, сынын ничек кенә матур ясамасыннар, барыбер явыз җәнлек. Шулай.., бар да вакытлыча гына, явыз бүрегә дә көн бетә берзаман. Тормышта да шулай бит ул, явыз бәндәләр явызлыкларын кылалар-кылалар да, көннәрдән бер көнне кар суыдай эреп куялар, көн калмый “потому что”, эремичә хәлләре юк, кышлар үтеп, язлар җитә чөнки... Менә шулчакта алардан да  яхшы бәндә булмый инде, әйтерсең лә,  гомер буе изгелек кылганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүре