Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бар кичемне әбиемә багышлыйм

Дәү әбием Гыйлембану 1927 елны гаиләдә икенче бала булып туа.

Хәзер аңа 92 яшь. Олы яшьтә булуга карамастан, Аллага шөкер, ул үз акылында, үз аяклары белән йөреп тора. Кичләрен мин аның белән сөйләшеп утырырга яратам.
Сугыш еллары турында сөйләшер алдыннан әбием иң элек кесәсеннән кулъяулык ала. Чөнки ул тыныч кына искә ала алмый ул вакытларны. Күз яшьләрен сөртә-сөртә үзенең белгәннәрен, күргәннәрен сөйли ул:
“Сугышның ни икәнен мин инде кечкенә вакытымда ук әти сөйләгәннәрдән белә идем. Әтинең энесе Зәйнетдин Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Бервакыт отрядлар ни сәбәпледер таркала. Бик күп солдатлар кача. Аларны бөтен ил буйлап, бигрәк тә туган якларында эзләү оештырыла. Зәйнетдин абыйга да туган авылына шулай кайтырга насыйп була. Күпмедер вакыт улын печәнлектә качырып яткыра Ситдыйк бабай. Бераз ял итсен, хәл керсен, ди. Соңрак бабай шундый карарга килә: бар булган ризык белән Зәйнетдин абыйны сыйлап, мунча кертеп, җылы итеп киендереп, район үзәгенә военкоматка үз куллары белән улын илтеп тапшыра. Бу аларның соңгы күрешүләре була... Сугышның нинди ачы югалтулар китергәнен мин шул вакытта аңладым.
Ә инде 1941 елны аның ни икәнен үз җилкәбездә татый башладык. Сугыш башланган елны әтине армиягә алып киттеләр. Окоп казырга туры килә аңа. Ләкин күпмедер вакыттан бик нык чирләп китеп, кире авылга кайтырга насыйп була үзенә. Кемдер өйгә килеп: “Кызлар, әтиегез кайта”, - дип хәбәр бирде. Сеңлем Гөлҗиһан белән әтигә каршы йөгердек. Көчкә таныдык үзен – ике күзе генә ялтырап тора, бөтен йөзе ап-ак бәс белән капланган. Бик салкын кышлар иде ул. Бу әтинең икенче сугышны күреп кайтуы була. Чөнки ул фин сугышында да катнаша. Әти-әни янда булгач, сугыш алай куркытмады башта, ә инде алардан аерылгач...
1943 елда авылдан хәйран кешене стройга тезеп, ФЗӨгә алып киттеләр. Миңа ул вакытта 15 яшь, 7 сыйныфта укый идем. Район үзәге булган Чепьяга әниләр безне озата төштеләр. Товар поездына төяп, Казанга озаттылар. Шулай итеп, Казаннан 40 чакрым тирәсе ераклыктагы Парадский дигән җиргә китереп җиткерделәр. Килгән көндә үк безне ниндидер 5 катлы тулай торакның 5нче катына урнаштырдылар. 6 ай укыганнан соң, корал ясый башлаячагыбызны белдек. Ләкин кая ул 6 ай уку. Бер атнадан без инде станок артында басып тора идек...
Хәрби заводка беренче тапкыр керүемне һич онытасым юк. Тавыш гөжләп тора – кешеләр бер-берсен ишетмиләр. “Хәзер, тиз ияләнерсез”, дип, безне һәрберебезне станоклар каршына бастырып чыктылар. Башта браковщица булып эшләдек. Соңрак станок артына басып, үзебез корал ясый башладык. Фронтка ярдәм итәбез дигән уй гына бераз тынычландыра иде үзебезне. Эшче абый-апалар станок артыннан китмичә 12-13әр сәгать эшлиләр иде. Үзләре ач, йокылары туймый. Хәлсезләнеп, йоклап торганнарны нашатырь спирты иснәтеп, тиз аңга китерәләр иде. Шулай да, станок артында йоклап китеп, ничә кешенең кулы өзелгәне әле дә күзалдында.
Берничә тапкыр әни хәлемне белергә килде. Сагынуга түзә алмый, без – балалар аннан качып та кайткалый идек. Качканнарны кире тотып китерерләр иде. Абыйның бөтенләйгә армиядән кайткан дигән хәбәре ишетелгәч, Комзавод кызы белән мин дә качып кайттым бервакыт. Ләкин 2 көннән кире эшебезгә үзебез бардык. Безне канторга чакырып, башта 7 ел төрмәгә утырту белән куркыттылар. Аннан соң, 4 ай дәвамында тиешле 650 грамм ипине 400 грамм итеп бирергә дигән карар кылдылар. Шул кечкенә генә телем ипине әз-әзләп кенә кабып, озаккарак җиткерергә тырышып ашый идек...»
Авырмыйча, сау-сәламәт булып, тагын күп еллар безнең белән яшәсәң иде, әбием! Синнән күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар әле.
Эльвина Иванова,
Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш