Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәкәтле гомер: һәр тукталышы кадерле

...Кайсы яктан гына карасаң да, Ришат абый бәрәкәтле тормыш юлы узган. Үткәнендә сөенеп искә ала торган гомер баскычлары – мизгелләр, вакыйгалар, эшләр бихисап.

Балачак. Аның тормыш юлында истә кала торган тукталышлар шактый. Беренчесе: туган авылы Сосна Пүчинкәсе һәм балалык, яшьлек еллары үткән Каргалы. Пүчинкәдә ел ярым гына яши ул. Әнисе, аерылып, ике бала белән Арча районының Каргалы авылына күченеп кайта. Олы улы Ринатка бу вакытта өч яшь ярым да тулмаган була. Әни, әби-бабай тәрбиясендә, өйләренә терәлеп кенә торган урман янәшәсендә, бер-берсенә терәк-таяныч булып үсә ике малай. Әтилеләрдән аермалы буларак, алар бик иртә кул арасына керә, ничек тә әниләренә ярдәм итәргә тырыша. Дүрт сыйныфны үз авыллары мәктәбендә укыган малайлар аннан Апаз сигезьеллык мәктәбенә күчә. Аны тәмамлагач, Ринат Казанга барып урнаша, ә Ришат, әнигә ялгызы тормыш тартырга авыр дип, Үрнәктәге СПТУга укырга керә. Аңа кадәр дә «Ватан» сов-хозында тракторчы ярдәмчесе булып эшләгән егет, училищедан соң биредә тракторчы булып эшли башлый.

Егет чак. Мәскәү – икенче тукталыш. Унсигез яше тулуга, Ришат армия хезмәтенә китә. Бу тукталыш та бик кадерле аның өчен. Егетнең алдагы тормышын үзгәртергә сәләтле була шушы ике ел.

–«Татвоенкомат»та безне сафка тезделәр дә, алты егетнең фамилиясен әйтеп, саф алдына чыгарга куштылар. Мин шуларның берсе идем. Майор безне карап йөрде дә: «Сез частька үз иркегез белән барасыз, бүген кичке поезд белән Мәскәүгә китәсез, – диде. Һәм миңа карап: – Син старший буласың», –  дип, алтыбызның да личный делоларын минем кулга тоттырды. Чәчрәп торган кыю егет булсам, шәһәр күргән кеше булсам иде... Утырып киттек поездга. Мәскәүгә төшкәч, вокзал комендатурасына кердек (шулай кушканнар иде). Ул тагын юлны өйрәтеп кенә җибәрде, трамвайлар белән үзебез хезмәт итәргә тиешле частька барып җиттек.

Бу – Мәскәү Кремленең Комендант гаскәре була. Кремльдә, Мавзолей янында гына сакта-каравылда гына тормый,  МВД, КГБны да саклый бу гаскәр солдатлары. «Биредә хезмәткә 1,75-1,78 метр озынлыктагы егетләрне генә, җиде буынга кадәр нәселеңне тикшереп кенә алалар», – ди бүген Ришат абый.

– Сакта торганда, зур сакларда, ярты сәгать саен алмашынабыз, күзне дә кыймылдатасы түгел, Кремль тирәсендә ул чакта ук инде видеокүзәтүләр бар иде. Берчакны безнең белән хезмәт итүче егет мавзолей янында ук каравылда торганда әнисе мавзолейга керергә килә. Билгеле инде, улын күргән әни кеше эндәшми китә димени?! Тик ул күпме генә: «Улым! Улым!» – дип өзгәләнсә дә, улы күзен дә селкетми. Шуның өчен үзен отпускы белән бүләкләделәр. Бездә тәртип бик көчле иде, кыерсыту дигән әйбер булмады. Көчәйтелгән ашату иде. Без көндәлек политик һәм строй әзерлеге белән шөгыльләндек. Көнгә алтышар сәгать пластта шарт-шорт аякларны бәреп   йөри идек. Армия минем өчен чын мәктәп булды, ул миңа бик күпне бирде.

Урман – өченче тукталыш. Армиядән кайткач, бераз гына тракторда эшләгән егет Балтач урманчылыгына эш белешергә төшә һәм... ундүрт ел шул сис-темада эшли. Начар эшләми: урманчы,  урман үстерү технигы, урман мастеры, баш урманчы урынбасары, баш урманчы була. Кыскасы, урманчылык белән бәйле барлык баскычларны үтә. Беренче класслы белгечкә әйләнә. Читтән торып, урман техникумын тәмамлый, Йошкар-Оладагы политехника институтына укырга керә (дөрес, өч курстан соң, башка юнәлешкә күчү сәбәпле, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына үзгәртә).

– Ни өчен урман? – дип кызыксынам бүген Ришат абыйдан.

– Урман янында үстем бит мин, бакча башында гына урман – ул миңа шундый якын тоела иде. Бик яратып эшләдем. Ул еллар терассалап урман утырту еллары иде. 800-900 гектарда утыртканбыздыр. Күп эшләнде. Бер башлангыч та каршылыксыз булмый бит инде. Көтүлекләрне бетерәсез дип каршы килүчеләр дә булды, әмма ул вакыттагы җитәкчеләр көтүлек проблемасын чишә барды, бүген инде әлеге агачлыклар чын урман булып җитеште, безнең эшкә һәйкәл кебек утыралар. Урманны мин генә түгел, җәмәгатем Халидә дә бик ярата. Урманда бер йөреп кайтсак, җанга шулкадәр рәхәт була. Җиләккә, гөмбәгә йөрибез, болай гына да бер әйләнеп кайтабыз. Тик урман без эшләгәндәге урман түгел инде. Анда ауган агачлар, чытырманлыклар шактый, йөрерлек түгел хәтта. Билгеле, боларны күреп йөрәк сык-рый. Урман туендыручы ролен югалтты. Барысына да менә шушы бер аңлатма инде.

Колхоз – дүртенче тукталыш. 1987 елда Калинин исемендәге колхоз икегә бүленә: Рәхимов исемендәге өлешкә рәис итеп Фәрит Заһирович Әхмәтхановны куялар, Калинин исемендәге өлешенә урман үстереп дан казанган Ришат Мортаза улына тукталалар.

–Колхоз белән җитәкчелеккә кереп китүе авыр булмады, – дип искә ала ул бүген. – Анда да бик яратып, теләп эшләдем. Мактану кебек тоелмасын, кабинетта утырып кына идарә итмәдем, басу-кырлардан кайтып кермәдем, фермаларга да гел бара идем. Кырларга чыккач, бөтенесе белән сөйләшәсең, эш барышын күзең белән күрәсең, ватылган, туктап торганына тиз арада ярдәм оештырасың. Эш тә нәтиҗәлерәк бара, кешеләрнең сиңа булган мөнәсәбәте дә яхшыра. Колхозларның авыр чаклары да шактый булды. Әмма эш кешесе янына барып, хәлләрен сорап, бер-ике җылы сүз әйтеп җибәрсәң, кешенең күңеле була, эшкә дә дәрте үсеп китә. Ул инде проб-лемаларга карамый, тырышып эшләвен белә. Безнең чорда колхозларга таләпләр бик зур иде. Ашлык, бәрәңге, сөт, ит  планнарын мәҗбүри үтисе. Планнарны үтисең дә, көзгә фураж эзли башлыйсың аннары. Ә икенче яктан, бөтен нәрсә планлы кайтарыла иде, әйтик, ягулык-майлау материалларын ник алып бетермәдегез дип тә тикшерәләр иде әле. Хәзер җитәкчеләргә ирек күп бирелгән. Әмма һәр чорның үз авырлыгы, үз плюсләре-минуслары инде.

Уналты ел тынгысыз хезмәтнең җимешләре дә саллы була. «Ул җитәкчелек иткән елларда хуҗалык игенчелек, терлекчелек өлкәсендә иң югары җитештерүчән, нык икътисадый нигезле хуҗалыклар сафына басты һәм продукция җитештерүне елдан-ел үстерә барды», – диелә район энциклопедиясендә. «Ул елларда бездә атнаның ничә көне семинарсыз үтте икән?! – дип искә ала Ришат абый. – Районда һәр сыердан 5000 килограмм сөт савып алу чиген беренчеләрдән булып без үттек, бик күп төзелешләр алып бардык. Чит илдән терлек алмыйча да, үзебезнең күп сөт бирә торган сыерлардан туган таналарны аерым үстереп тә, мул продукция алып булганын күрсәттек. Бүген дә безнеңчә эшләргә тырышучылар бар дип беләм»...

1997 елда аңа авыл хуҗалыгын үстерүдәге хезмәтләре өчен «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Әле бу постында Ришат Мортазович тагын да зуррак уңышларга ирешкән булыр иде дә, тик сәламәтлеге какшап, бер-бер артлы җитди операцияләр кичергәч, ул үз теләге белән рәислектән китә. Биш ел «Азык» ширкәтендә эшләгәннән соң Карадуганга җирле үзидарә рәисе булып кайта. «Анда сайланасы иде. 80 проценттан артык сайлаучылар миңа тавыш биргән булып чыкты. Колхоз рәисе булып эшләгән еллардагы хезмәтемә кайтаваз булып кабул ителде бу күрсәткеч. Ул чактагы район җитәкчесе Марат Хәевич та шулай бәяләгән иде».

Карадуган – бишенче тукталыш. Ни өчен туган авылыгызда калмадыгыз, Карадуганда төпләндегез, дип тә сорадым әле мин аннан. «Авылыбыз бик кечкенә иде, иң зур чагында 24 хуҗалык булды, электр да 1968 елда гына керде, юлы да юк иде. Хәзер инде юлы күтәртелгән, газ кергән, хуҗалыклар саны 15-16 тирәсе генә. Ә Карадуганга килгәндә, бу авылга мәхәббәт бала вакытта ук уянды. Урман кисәргә менгән карадуганлылар кышын еш кына безгә фатирга керә иде. Бик ягымлы, безне, балаларны бик ярата торган Габдерәүф абый да керә иде. Менә шушы кешегә карап, миндә Карадуганда бик әйбәт күңелле кешеләр яши дигән уй тугандыр инде, бала чактан ук анда яшисем килде. Урманчылыкта өч ел эшләгәч, өй салырлык агач бирәләр иде. Миңа да бирделәр. Ул чакта инде мин өйләнгән, ике улыбыз туган иде. Өйне кая салырга дигәнгә җавап, әнә шулай, бала вакытта ук әзер иде... Рамиләбез исә Карадугандагы яңа өебезгә күченгәндә 20 көнлек иде. Ә Карадуганда халык, дөрестән дә, бик әйбәт. Җитәкче булып эшләгән елларда үзем дә кешеләргә ордым-бәрдем эндәшмәскә тырыштым, аңлашып эшләдек дип беләм. Мин генә түгел, абый да гаиләсе белән бирегә кайтып урнашты. Күп гомеребез шушы авылда үткәнгә, ул инде безгә бик якын»...

Гаилә – алтынчы тукталыш. Сосна кызы Халидә белән 46 елдан артык бергә тигез, матур гомер кичерә алар. Тылы нык булмаса, Халидәсе аңламаса, дөньясын онытып эшли, уңышларга ирешә дә алмаган булыр иде Ришат абый. Дүрт бала тәрбияләп үстерә Нургалиевлар. Рамилләре Кукмара районы Эчке эшләр бүлеге начальнигы, Алмазлары район мәшгульлек үзәге җитәкчесе, Рамиләләре МДСУ да диспетчер (бүгенге көндә декрет ялында), Гөлназлары район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы. Тугыз оныклары бар.

...Кайсы яктан гына карасаң да, Ришат абый бәрәкәтле тормыш юлы узган. Үткәнендә сөенеп искә ала торган гомер баскычлары – мизгелләр, вакыйгалар, эшләр бихисап. Гомер көзләренә тыныч күңел белән керү өчен, мөгаен, шул да җитәдер. Янәшәсендә гомерлек яры, якыннары. Аларны бәхетле итеп, алар бәхетенә куанып яшәргә дә, яшәргә язсын әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев