Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барыбыз да өмәгә! Кайчан?

15 апрельдән районыбызда чисталык икеайлыгы игълан ителде, бу турыда күпләр инде хәбәрдәр. Урыннарга чыгып җаваплы хезмәткәрләр, комиссияләр тарафыннан тикшерү, рейдлар үткәрелә башлады.

Әмма нинди генә катгый чаралар күрелсә дә, һәр райондашыбызныӊ кызыксынуы һәм тырышлыгы булмаса, тәртип салу, чисталыкны булдыру көткән нәтиҗәне бирмәячәк. Тирә-ягыбызда тәртип салу, чисталык-пөхтәлекнеӊ көндәлек яшәешебезнеӊ мөһим өлеше икәнен аӊлаганда гына без уӊышка ирешә алачакбыз. Оешма-предприятие, шәхси сату, халыкка хезмәт күрсәтү нокталары, биналар тирә-ягы балкып торырга тиеш. Елга буйлары, юл кырыйлары, аерым мәйданнар район үзәгендә урнашкан оешмаларга чистарту өчен бүленеп бирелде. Ел саен алар көче белән зур эш башкарыла. Әмма күп фатирлы йортлар янында тәртипсезлекне бетерү һәм чүп-чарны шул беркетелгән мәйданнар хуҗалары тарафыннан соралуын онытмаска иде. Узган елгы бакча чүпләре, иске парник-теплица калдыклары тирә-ягыбызны күӊелсезли, тискәре хисләр тудыра. Бу җирләрдә тиз арада тәртип салу таләп ителә. Шәхси аерым йортлар яннарында да әле җитешсезлекләр җитәрлек, күпләребез койманыӊ урам ягын үзе карап, чистартып торырга тиешле участок, дип кабул итми. Теләсә ничек ташланган төрле көнкүреш калдыклары да урамнарны, бистәне район авылларын бизәми.

Шушыларны истә тотып, район башкарма комитеты 28 апрель көнен районда бөтенхалык катнашында чисталык, җыештыру көне дип игълан итә. Бу көнне районыбызныӊ һәр кешесе тору урыннарыбызны тәртипкә салу, тирә-як мохитне саклау юнәлешендә үзеннән торган барлык мөмкинлекләрне файдаланырга тиеш. Оешма-предприятие җитәкчелеге белән үткәрелгән киӊәшмәдә кемнеӊ кайсы участоктта эшләү тәртибе җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык