Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барыбыз да сайлауларга!

Мәгълүм булганча, быелның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак.

Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп булачак сайлаулар турында онытырга ярамый. Ул һәр кешенең гражданлык бурычы. Алгы көннәребезнең , киләчәгебезнең бәрәкәтле, имин булуы сайлауларда актив катнашуыбызга, объектив тавыш бирүебезгә бәйле.

«Активист» авыл хуҗалыгы җәмгыяте рәисе Владимир Семенов: - 13 сентябрьнең нинди әһәмиятле көн икәнен үзем дә, хуҗалык хезмәтчәннәре дә яхшы аңлый һәм сайлауда бердәм катнашачакбыз, дип уйлыйм. Һава шартлары бозылуга карамастан, игеннәрне урып-җыю тәмамлану алдында, бер көнлек эш калды. Терлек азыгы хәзерләүгә быел аерым игътибар бирдек. Көндәлек хезмәт белән бергә, республика, район тормышы белән нык кызыксынабыз. Авылыбызда яңа медицина пункты ачылу зур вакыйга булды. Бу сайлауларда үзебезнең кемне сайлавыбызны яхшы беләбез, чөнки бары икътисади үсеш , дәвамлы эшләр һәм тынычлык булганда гына республикабыз алга барачак.
Алсу Шәмсетдинова, Балтач бистәсе: - Быелгы сайлауларның аеруча мөһим икәнлеген барыбыз да белә. Шуңа да максатыбыз сайлауларда актив катнашу. Без яшь гаилә буларак, әлеге сайлауларда үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз.
Габделбәр Әшрәпов, Кили авылы: - Сайлауларда һәркем илебезнең тынычлыгын саклап, таркатмыйча, иминлеген үстерүче җитәкче өчен тавыш бирер дип уйлыйм.

Гөлбаһар Тимербаева, Балтач бистәсе: - Сайлауларга бармый калганым булмады. Үзебезнең матур киләчәк өчен үз тавышымны бирәчәкмен. Алдагы Президент сайлауларына барыбызга да барырга кирәк. Татарстаныбызның үсеше өчен бу сайлаулар бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250