Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барысына да өлгерәләр (фото)

Түбән Кенә авылында яшәүче Мәдинә һәм Нияз Әхмәтгалиевлар «Игенче» күмәк хуҗалыгының мөһим тармакларында эшләүче белгечләр. Эш диеп гаилә дә икенче планга күчми. Өч ул, бер кыз үстереп, бүгенге көндә оныклар сөеп, Армиядәге улларының көндәлек хәбәренә сөенеп, ә кичләрен 1 сыйныф китапларыннан дәрес хәзерләп, мәш килеп яшәп яткан мәлләре.

Мәдинә апа да, Нияз абый да күпбалалы гаиләдә үсәләр. Авыл кешесенең бөтен белгәне җиң сызганып башта хуҗалык, ә аннары йорт эшләренә «чуму». Язмамның геройлары да хезмәт авырлыгын, үзең тырышып тапкан икмәкнең тәмен кечкенәдән белеп үсәләр һәм шул сыйфатларны балаларына да күчерәләр.

Кечкенәдән бер-берсен белеп үсәләр Мәдинә апа белән Нияз абый. Авыл зур түгел, мәктәп тә бер, клуб та кечкенә генә авыл өе кадәрле. Шул бер сукмактан атлап йөрүләр киләчәк тормышларын да уртак иткәндер аларның. 1991 елның 14 сентябрендә Әхмәтгалиевлар гаиләсенә яшь килен төшеп, ике гашыйк йөрәк берләшә. Ул еллардан соң күп сулар агып, инде балалар гаилә корып, олы тормыш юлына атласа да, ул көннең онытылмаслык мизгелләрен әле дә булса елмаеп искә ала Әхмәтгалиевлар. Йорт җиткезеп башка чыгулар, бер-бер артлы балалар алып кайту да әле генә кебек алар өчен. Инде олы уллары Аяз Армия сафларына барып кайтып үз бурычын үтәгән, гаилә корып, балалар үстереп, әтисе янәшәсендә хуҗалыкта механизатор булып эшли. Җәен комбайнда эшләп алдынгылар исемлегендә булса, кышын трактор иярли. Гаиләдәге бердәнбер кызлары Нәзирә пешекче һөнәре буенча белем ала. Гаиләле булып, Казанда гомер кичерәләр. Ә менә үзен гел горур лачындай тотучы Айназ бүгенге көндә Самара шәһәрендә хезмәт итә, ике ай элек кенә Ватанны сакларга алынган улларыннан хәбәрне әти-әни көн дә көтеп ала. Кече уллары Муса әле беренче сыйныфта гына белем ала, ләкин инде нигәдер бүгеннән Армиягә бармыйм дип кырт кисә икән. Теләге - югары белем алу. Дөрес, Муса да абыйлары кебек үк техника арасында үсә. Әтиләренең гараж мөдире булуы, йортларының гараж белән янәшә генә булуы, әлбәттә, эз салмыйча калмый инде балалар тормышына. Ләкин иң мөһиме шул - һәрберсенең кулы хезмәт белеп, эштә генә түгел, йорт тирәсендә дә һәрчак ярдәмгә килергә әзер алар.

Гараж мөдире вазифасын башкару күп кенә җаваплылыклар да өсти Нияз абыйга. Чөнки биредә язгы чәчү вакытына техникаларны әзерләп бетерүләрен күзәтеп торырга кирәк, эшнең сыйфатлы башкарылуы да һәрчак контрольдә. Дөрес, һәркемнең үз холкы һәм аларның һәркайсы белән уртак тел табып эшләү бер дә җиңелләрдән бирелә торган эш түгел. Алай да Нияз абый кеше белән уртак телне бик ансат табып, һәрбер эшне көйле эшләтә белүчеләрдән. - Олыраклар белән эшләү җайлырак, чөнки алар тырышып эшлиләр. Ә менә яшьләрнең кайберләре әйдә ярарга йөри, - дип үзен борчыган мәсьәләгә тукталды Нияз абый. - Шуны да ассызыклап үтәсем килә, Рәхимов исемендәге хуҗалыкның «Игенче»гә кушылуы биредә эшләүчеләргә бик әйбәт булды. Чөнки монда хезмәт хакларын вакытында ала алабыз. Нинди генә йомыш белән керсәк тә хуҗалык җитәкчебез Булат Зыятдинов каршы килми, ярдәм итәргә генә тора. Ничә ел ремонт күрмәгән гараж түбәләре дә ремонтланды, запас частьларга да акча жәлләнмичә, сыйфатлысы алына. Гомумән, эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган хуҗалыгыбызда.

Иренең сүзләрен Мәдинә апа да куәтләп алды. Хуҗалыкта 2008 елдан зоотехник-селекционер вазифасын башкара ул. Берничә авылга йөреп эшләвенә карамастан, эшеннән зарланмый, барлык тиешле саннарны компьютерга дөрес итеп кертә белергә генә кирәк, ди. Контроль савулар, бозауларны исәпкә алу кебек эшләрнең һәрберсендә катнашсам да, минем төп эшем - сөтле малларны арттыру, ди Мәдинә апа. Һәм үзенә йөкләнгән әлеге эшләрне сүз тидерттермәслек итеп эшләргә дә омтыла.

Теләп башкара торган эшең, яраткан гаиләң булу нинди зур шатлык бит. Әхмәтгалиевлар да шул бәхетләренә шөкер итеп, киләчәкне югалтуларсыз, тигезлектә, бәхеттә яшәргә насыйп булса иде дип теләп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250