Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башка чирләр барын оныттык бугай

Замана зәхмәте безне нәрсәгә өйрәтте?

Шушы арада гына танышларымның мәктәп яшендәге улы авырып китте. Эчем авырта дигән, берничә тапкыр коскан да. Элекке вакыт булса, өлкәннәр шунда ук «сукыр эчәге»се түгелме икән, дип борчыла башлар иде. Юк, хәзер инде башта корона түгелме икән дип куркабыз, аннан бүтән диагноз куябыз: «ротовируска охшаган». Ярый әле, төне буе косып чыккан улларын иртүк хастаханәгә алып барганнар. Корона да, вирус түгел, «сукыр эчәк» булып чыккан шул. Без инде хәзер башка авыру барын да оныттык бугай дип, нишләттең син безне, ковид, диештек.

Чыны шулай. Бөтен авыруның билгеләре ковидныкына охшагач, гаепләп тә булмый. Әле менә бер көн авырып киткән танышымның хәлен сорап шалтыраткан идем. «Элекке кебек рәхәтләнеп, тынычлап авырып та булмый дип теге зәхмәтне тиргәп ятам менә, – ди оптимист танышым. – Гади генә салкын тиюме бу, көз көне ел да була торган вирусмы, гриппмы шунда... Белмибез, куркабыз бит. Башка елларны да бу вакытта авырый идек. Шундый чират бар икән, ди идек тә, бетә иде. Юкка-барга хастаханәгә барып йөрмәдек.  Йөткерә башласак, суган белән сөт, мәтрүшкә, үги ана яфрагы, температура булса, юкә чәчәге кайнатып, кура җиләге, бал белән эчә идек тә, терелә идек. Монда хәзер азрак йөткерә башласак та, азагы турында уйлап шикләнәбез, ковид булмагае, башкаларга ияртә күрмәгәек дип куркып, өйдә ятабыз. Туганнарга, таныш-белешләргә дә шалтыратып әйттек, килеп йөрмәгез дип. Балаларны да кайтартмыйбыз. Алар белән дә телефоннан гына аралашабыз»...

– Сез генә түгел, бөтен кеше шулай инде хәзер, – дим (хәер, бөтен кеше шушылай сакланса, ул чир болай азмас, таралмас та иде, кызганычка). – Әле алай гынамы, авылда берәр кеше авырый икән дисәләр, урамга чыгарга, кибеткә барырга да куркыта башлый...
Курыкмас идең дә, моңа кадәрге күзәтүләр шуны раслый: чир авылга керде икән, гадәттә, ярты авылны «бәреп ега». Кемдер өйдә генә дәвалана, кемгәдер Балтач, кайберләренә Казан табиблары ярдәме кирәк була, кемнедер коткарып та кала алмыйлар. Чир кергән һәр авылда картина шундый. Ул кечкенә авылларга кадәр килеп җитте һәм үз эшен эшләде. Икеләтә- өчләтә саклансаң да таманга килә шул.

– Күр әле, кешедән курка торган заман килде, – ди икенче бер танышым. – Урамда очраган танышлар белән сөйләшергә дә куркыныч бит. Өлкән яшьтәге авылдашларның, туганнарның да хәлен белергә барган юк, телефоннан гына аралашабыз. Бездән соң авырыр да, без гаепле булырбыз дип куркабыз. Үлем-китем булса да, төн сакларга барыргамы, озатырга барыргамы дип икеләнәбез. Анда бит гадәттә әллә кайдагы туганнары, танышлары килүчән. Коръән ашлары, мәрхүмнәрнең өчесе, җидесе ише искә алу ашлары белән дә шулай. Бармасаң, үпкәләрләр дисең, барсаң... шундый урыннарга барып, күпме мулла-абыстайлар, өлкәннәр үзләренә чир алып кайтты бит.

...Ышанам, бүген күпләр инде сәламәтлекнең нинди зур байлык булуын, күкрәк тутырып сулыш алуның нинди зур бәхет икәнен аңлагандыр. Һәм бик күпләр бүген аяк атлаган саен үзенә, якыннарына сәламәтлек сорап, теләк телидер. «Шифасы булмаган авырулар бирмә, Раббым!»

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш коронавирус пандемия