Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкарыласы эшләр яңа җитәкче кулында (фото)

Борнак иле дигән элмә тактасы белән каршы алган Борнак авылы үзе аерым бер ил булып торадыр кебек миңа. Халкы телгә бай, хыялый, мәдәни яктан талантлы балалар үстергән һәм эшчән. Авылга үтеп кергәнче үк күңел каядыр талпынып, ниндидер үзгәлек, яңалык көтәдер кебек. Тик авыл үз көенә яшәп ята. Яңалыклардан бигрәк хәл...

2015 елның сентябрь аенда булып узган сайлаулардан соң Борнакка яңа җирлек башлыгы билгеләнә - ул Шамил Хәбибуллин. Шамил Миннәхмәтович, мин әдәбият теле белән сөйли белмим инде, дип әйтеп куйды. Әйе, күп сөйләп тә эшләмәгән кешеләр бар, ә менә сабыр иткән - морадына җиткән дигән әйтем белән эш итүче хезмәт нәтиҗәләре белән тулы көченә мактана ала. Дөрес, яңа җирлек билгеләнгәч, авыл җирлегендә артык эшләр башкарырлык вакыт булмаган әле. Шулай да ул халыкны борчыган вәзгыятьне күреп, ишетеп йөри, аның буенча эш йөртә.
552 кеше яшәгән Борнак авылында мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы бар, тик менә барысы да искергән биналары белән күзгә ташлана. Алар янәшәсендә тырыш, эшсөючән халыкның төзек, мәһабәт өйләре күзләргә рәхәтлек бирә. Авылда эш булмагач, яшьләр дә күбрәк Казанга, я башка җирләргә китеп эшләүне кулай күрә икән. Шулай да аларны авылда калдыру, балаларга спорт корылмалары булдыруда да көчен жәлләми җитәкче. Узган ел "Борнак" җәмгыяте белән берлектә хоккей мәйданчыгы ясап куеп анда үз араларында гына ярыш та оештырырга өлгергәннәр. Быел футбол, волейбол мәйданчыклары төзергә исәпләп йөриләр. Спортны, бигрәк тә көрәшне яраткан балалар республика күләмендә генә түгел, Россия күләмендә дә урыннар алып кайталар.

Авылның горурланып сөйләрлек гаиләләре дә аз түгел, аларның һәрберсе башкарган хезмәте, авылдашлары арасында хөрмәткә лаек булулары белән аерылып тора. Сания һәм Габдуллаян Гарифҗановлар гомерләре буе авыр хезмәт башкарган кешеләр. Бүгенге көндә уллары Шамил, киленнәре Миләүшә һәм ике оныкларына хәер-фатыйхаларын биреп гомер итәләр. Гадения һәм Мөбарәкҗан Гарифҗановлар исә туганчылыклы, тәртипле гаилә булулары белән хөрмәткә лаек. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, тик бала тапкан вакытта кызлары Рәсимә гүр иясе булып куя. Улы Нәсим ДЦПлы бала булып туа. Язмыш сынауны өсте-өстенә бирсә дә, Гарифҗановлар гаиләсе аны батырларча күтәрә. Мәрхүмәнең бертуганы Хәлил белән аның тормыш иптәше Раушания сабыйны үз гаиләләренә тәрбиягә алалар. Зәмзәмия һәм Хәбибелхак Габделәхәтовлар да мактап телгә алырдай гаилә. Уллары Ирек белән киленнәре Резеда тәрбиясендә, ике оныкларының сөенечләрен уртаклашып гомер итәләр. Көненә 5 тапкыр мәчеттән азан әйтүче Габдулла Гарифуллин һәм аның тормыш иптәше Гатифә апа да кадер-хөрмәттә яшәүче өлкәннәр. Уллары Ринат «Борнак» җәмгыятендә механизатор, ә киленнәре «Яңа тормыш»та сыер савучы булып эшли, өч бала үстереп, алар үзләре дә бүгенге көндә хөрмәтле әби-бабай булып гомер итәләр. Шуны да искәртеп китү урынлы булыр Габдулла абый азан әйтеп, авылдашларын намазга дәшүче мәчет 27 февральдә 20 еллыгын билгеләп үтте.

Үзара салым җыю, аларның тотылышы буенча да сөйләшеп алдык Шамил Миннәхмәтович белән. Ул исә халыкның бу юнәлештә гел кызыксынып торуын, җыелган акчаларны күбрәк юллар төзекләндерүгә тотылуын сорыйлар диде. Алдагы ике елда халыктан 200 сум күләмендә үзара салым җыелса, быел 300әр сум җыела башлаган. Без авыл җирлегендә булган моментта да хәйран кеше акча китереп, үз теләкләрен җиткереп китте. - Быел акча җыелып беткәннән соң Борнакта урам юлларын карауны планга керттек һәм янгынга каршы гидрантлар урнаштыруны. Ә Карек-Сермада инвентарьлар саклый торган зират өе һәм су колонкаларына павильоннар кую күздә тотыла, - диде яшь җитәкче.

Эш сөючән халык мал-туарны да мулдан асрый, мәсәлән, Земфира һәм Илһам Әшрәфҗановлар 5 сыер асрыйлар. Калган авылдашлары да сынатмый, өчәр, икешәр баш сөтлебикәләр тоталар. Сыер саны буенча соңгы еллар саннарына күз салсак, 2014 елда 119 баш булса, узган ел 141 башка кадәр җиткән. Аларны ашату өчен печән, саламын «Борнак» җәмгыятеннән алалар. Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыгы тотучы Ришат Мөбарәкшин да җәй көне 28 гектар җирендә әзерләнгән печәнне рулонлап сата икән, ә кышкы чорда пиломатериаллар белән шөгыльләнә ул. Халыктан сөт җыю мәсьәләсенә килгәндә ул эшне Борнакта Гөлүзә Гыйләҗетдинова башкара икән, ә Карек-Сермада Чепья кешесе Илдар Гафиуллин.

Авыл кешеләрен борчыган төп проблема булып яңа балалар бакчасы һәм мәктәп комплексы булдыру тора. Шулай ук язгы ташу вакытында Шушма һәм Кушкетка елгаларының суы әсирендә калучы, утрауга урнашкан 5 хуҗалыкның иминлеген саклауны бары тик күпер салып кына эшләп булуын җиткерәләр. Яңгул белән Борнак арасындагы юл да авыл халкының әйтеп туймас проблемасы булып тора. Ә авыл җирлеге башлыгы халыкның исенә чисталык проблемасын төшерергә тели, чөнки бер атнадан чисталык икеайлыгы башланып китәчәк. Әлеге авылда алдагы елларда да законсыз эш йөртүләр булгалады һәм аның өчен штрафлар да салынды. Шуңа күрә борнаклылар чисталык мәсьәләсе буенча салкын караш йөртмәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250