Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкортстанда Хәния Фәрхи белән хушлашалар

Бүген Башкортстанда Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы узды. Туганнары, якыннары, дуслары, иҗатын сөючеләр мәрхүмәне соңгы юлга озатты.

Җирле вакыт белән иртәнге 10да башланса да, матәм чарасына кешеләр күпкә иртәрәк килә башлаган, дип хәбәр итә "Татар-информ". Йөзләгән кеше арасында беренчеләрдән булып килүче эстраданың популяр җырчысы Элвин Грей булган. Социаль челтәрдәге үз битендә ул: "Иҗади ӘНИЕМ үлде. Хәния апай, бик авыр. Ачык йөрәкле, киң, гади күңел... Эстрадабыз ятим калды. Бик ярата идем Сезне, йөрәктә мәңгегә калачаксыз. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын", - дип язган.
Җырчы турында башкорт режиссеры Рияз Исхаков та җылы сүзләрен әйткән: "Без Хәния Фәрхигә берничә клип төшердек, шул исәптән беренчесе "Әлдермешкә кайтам әле" җырына иде. Хәния апа, җырларыгыз мәңге яңгыраячак!"

Соңгы көннәрдә җырчы 87 яшьлек әнисендә кунакта булган. Кичә иртән йөрәге нык кына авырта башлаган. Ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма хастаханәгә китереп җиткерә алмаганнар. Табибларга үлемен генә расларга калган. Үлеменең сәбәбе йөрәк өянәге диелә.
tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250