Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башына төшкәннәргә нишләргә?

Ул чакта кайберәүләр судка чакыру да алган иде инде. Әлеге урамнарда яшәүчеләрнең билгесезлек астында яшәве гомуми җыелыш җыярга, шул рәвешле әлеге коточкыч хәлдән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр итте.

Хәтерләсәгез, җәй башларында без Балтач бистәсенең Х.Ямашев, Г. Камал, Таң, С. Хәким, Төзүчеләр һәм тагын берничә урамдагы йортлар, каралты-кураларның югары көчәнешле электр линия астына эләгүе, «Сетевая компания» вәкилләре тикшерү уздырганнан соң йортларны, каралты-кураларны сүтәргә туры киләчәге турында язган идек.

Ул чакта кайберәүләр судка чакыру да алган иде инде. Әлеге урамнарда яшәүчеләрнең билгесезлек астында яшәве гомуми җыелыш җыярга, шул рәвешле әлеге коточкыч хәлдән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр итте. Тырышып-тырмашып, хәләл көч белән салган йортыңны, мунча яки гаражыңны бер көнне килеп сүтәргә дисәләр, ниләр кичерүеңне күз алдына китерүләре бик кыен. Бу бит чеби оясын бер урыннан икенче урынга күчереп кую түгел. Җыелыш җыю да батам-батам дигәндә соңгы саламга ябышуга тиң булды, чөнки ул чагында Казаннан килгән вәкил райондашларыбызны тынычландырырлык киңәшләр бирмәде. Юкса, халык бу урыннарга йортларны, каралты-кураларны үз белдеге белән салмаган, заманында төзелешкә дип җирләр бүленгән һәм төзелеш өчен рөхсәт тә бирелгән. Биредәге халык әйтүенчә, төзелешләр башланганда линия алыначак, җир астыннан үткәреләчәк, дип тә ышандырган булганнар.

Балтач район судыннан алынган рәсми хәбәр буенча, бүгенге көндә ике гражданга йортларын, коймаларын, тагын ике кешегә гараж, сарайларын сүтәргә дигән суд карары чыгарылган.

Казан шәһәрендә, Әтнә районында булган вакыйгалар шаукымы Балтачка да килеп җитте. Башына төшкән кешеләргә нишләргә? Кем гаепле? Кулында төзелеш эшенә кагылышлы барлык документы булган райондашларыбызмы, ул чагында төзелешкә ризалык биргән җаваплы җитәкчеләрме, әллә инде әлеге урамнар аша югары көчәнешле электр линиясе сузучылармы? Сорау ачык кала. Вакытында әлеге җирләрнең дөрес бирелмәвен исбатлаган дәвердә дә, югары көчәнешле электр линиясе астында салынган йортларда яшәүнең сәламәтлек өчен зыянлы икәнлеген танырга кирәк.

P.S. Йорт яки башка төзелеш эше башларга әзерләнеп йөрүчеләрне тагын бер кат кисәтәсе килә: эшкә тотынганчы, рәсми яктан барысын да килештереп бетерегез, югыйсә, үзегез дә сизми авыр хәлдә калуыгыз мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев