Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкаларны рәнҗетер алдыннан бик нык уйлагыз

Күз яше төшми калмый кешенең

Тормышта бар да баланслы. Бер әйбер югалса, икенчесе табыла. Яисә киресенчә.

Күз яше дә төшми калмый кешенең. Шуңа да башкаларны рәнҗетер алдыннан бик нык уйлагыз. 
Безнең күршедә бик чибәр Айсылу апа бар иде. Без бала булсак та аның матурлыгына сокланып йөрдек. 

Айсылу апа мәктәпне тәмамлагач түбән очтагы Шамил абый белән йөри башлады. Бик матур пар иде алар. Кеше күзе дә тигәндер, бәлки. 
Берсендә Шамил абый салып килгән күрше апа янына. Бәйләнә башлаган, Айсылу апа чарасы калмагач, егетенең яңагына суккан. Ә Шамил абый аны этеп җибәргән. Кыз җайсызрак егылган, башын бик каты бәргән. Бер атна чамасы баш авырта дип йөргән. Ә аның тамырларына зыян килгән күрәсең, инсульт булды.

Авыру хатын кемгә кирәк инде. Ташлады аны Шамил абый. Айсылу апаның әнисе бик рәнҗеде кызының элеккеге егетенә. 

Шамил абый башка кызга өйләнде. Беренче балалары суга батып үлде. Икенчесе авыру туды. Өченчесе тәрбияле, акыллы булып үсте. Себер якларына эшләргә дип киткән иде, югалды. Эзләтеп тә карадылар, суга төшкән кебек юк булды. Таба алмадылар.

Лилия, Казан

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/baskalarny-raneter-aldynnan

https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/baskalarny-raneter-aldynnan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гыйбрәтле хикәяләр