Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Басу-кырларга сәяхәт

Соңгы елларда игеннәрне җыеп алуга керешкәнче район басуларын, кырларын күмәк хуҗалык җитәкчеләре белән бергәләп карап, аларның торышына бәя бирү гадәткә керде.

Быелгы үзара имтихан тоту  «Сорнай» хуҗалыгы басуларыннан башланды. Хуҗалык рәисе Тәүфыйк Гыйләҗев басулар белән таныштырып барганда, йөзендә горурлык хисләре чалынды. Дөрестән дә, беренче тукталышта ук танышкан кукуруз басуы сөендерерлек, Франциядән кайтартылган «Рейган» сортлы бу культурадан уңыш мулдан көтелә. Баш агроном Фәрит Мөхәммәтҗанов районда иң тәжрибәле белгечләрнең берсе буларак, бар тырышлыгын мул уңыш алуга юнәлдерә. Бу хуҗалыкта кукуруз 500 гектар җирдә игелә, шуның 100 гектарын орлыкка алырга ниятлиләр. Алгарак китеп шуны әйтик, бу сәяхәт «Сорнай» иген кырлары белән танышудан башланса, тәмамлануы да шушы хуҗалык басуларын караганнан соң булды. Көекбаш ягында урнашкан басуларда уңышны мулдан булыр, дип фаразланды.

«Игенче» кырлары хакында Булат Зыятдинов таныштырды. Бу җирлек районда иң зур мәйданны биләүче хуҗалыкларның берсе буларак аерылып тора. Барлык агротехник чараларны вакытында үтәргә, шул исәптән, терлек азыгы алынган мәйданнарны  тизрәк эшкәртеп барырга тырышабыз, ди рәис. Уңышның мул булуына монда ышаналар.

Сәяхәтебез «Алга» хуҗалыгы җирләрендә дәвам итте. Ярак Чурма, Гондыр авыллары тирәли урнашкан хуҗалык басуларын вакытның тыгызлыгын искә алып, автобустан карау белән генә чикләндек. Район башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалыкның игенчелек өлкәсендә эшләүче белгечләрнең эше кайбер басуларда алдагы елларга караганда чигенкерәк, дип бәяләде.

Каракүл яннарын әйләнеп «Сосна» хуҗалыгы җирләренә килеп кердек. Автобус тәрәзәсеннән күзәтеп басуларның чисталыгына, бөртекле культураларның өлгереш сыйфатына бәя биреп бардылар хуҗалык рәисләре. Без туктап танышкан «Бурлак» сортлы суперэлита орлык чәчелгән 100 гектарлы язгы бодай басуы зур уңыш вәгъдә итә. 406 гектарда бу  сортлы бодайдан быел яхшы гына уңыш җыеп алырга өметләнеп торабыз, дип кызыксыну уятты «Сосна» хуҗалыгы рәисе Фирдәвес Ситдыйков. Кукуруз 673 гектарда игелә, орлыкларның төрлесен кулландык, чагыштыру өчен җирлек булачак, ди хуҗалык рәисе.

«Уңыш» хуҗалыгы кырларының күбесен автобус тәрәзәсеннән күз салып, узып киттек. Хуҗалыкның иген кырлары начар булмаса да, алдан мактап, күз тияр, дип чикләндек.

Районның хуҗалык җирләрендә урнашкан фермерлык белән шөгыльләнүчеләрнең, пай җирләрен алып үзләре эшкәртүчеләрнең басулары чүпле һәм игеннәрнең начар булуы белән аерылып торуы күзгә ташлана. – Ашлама алмыйлар, чүп үләнгә каршы көрәшмиләр, һаман бер җиргә бер төрле культура утырталар, орлыкларны теләсә кайдан алалар, – дип үзләренең ризасызлыгын белдерделәр хуҗалык рәисләре.

Елның-елында «Дуслык» хуҗалыгы басуларына аяк бас-канда хуҗалык җитәкчеләре мәйданнарның зур булуларына, иген игү культурасының  югарылыгына үзләренең соклануларын яшермиләр. Бу елда да шулай булды, автобустан карап узган «Нур», «Раушан» сортлы арпа басуларының чүпсез, игеннәрнең тигез өлгерүен билгеләп уздылар. 677 гектар мәйданда арпа, 691 гектарда кукуруз чәчелгән, соңгысының 300 гектары орлыкка дип тәгаенләнгән. «Дуслык» рәисе Николай Колоколов арпаның яңа ике чит ил сортын – «Жана» һәм «Бейсик»ны 50шәр гектар мәйданга чәчтек, уңыш мулдан булырына ышанабыз, ди.

«Арбор» хуҗалыгы соңгы елларда агротехник чараларны вакытында һәм тиешенчә үткәрелүенә зур игътибар бирә. Танышып узган арпа басулары мул уңыш вәгъдә итәләр. Күз тимәсен дигәннәрдер, хуҗалыкның бер дигән кукуруз басуларын маршрутка кертмәгән булып чыктылар.

«Активист» күмәк хуҗалыгы игенчеләре тырышлыгы басуларның чисталыгында, мул уңыш вәгъдә итүендә чагыла. Арпаның «Память Щепелева», «Нур» сортлыларын чәчеп монда оттырмаганнар. Хуҗалык рәисләре «Аксайвский» сортлы борчак кузакларының тулы булуына автобустан төшеп инандылар. Узган ел кукурузны 300 гектар мәйданда иккән булсалар, быел аны тагын 100 гектарга арттырганнар. Аны орлыкка алу-алмау мәсьәләсе көннәрнең торышына бәйле, инде дип аңлатты хуҗалык рәисе Рафил Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Сорнай» хуҗалыгы басулары