Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батыр туар үзе өчен, үләр кеше өчен

Һәр кешенең дә янында якын кешеләре була. Минем иң якын кешеләремнең берсе - абыем.

Абыем Илнур Гыйльметдинов - Борнак авылы егете. 1997нче елда шушы авылда туа. 2013нче елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга техникумга укырга керде. Бер ел укыгач, үз телэге белэн армия сафларына китте. Бүгенге көндә ул Нижегородск өлкәсенең Мулина каласында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән зарланмый. Һәрбер егетнең изге бурычы дип саный. Горур шул ул минем абыем!!!

Абыем миңа ныклы терәк тә,тормышта таяныч та. Үз сүзендә нык торучан, төпле киңәшләрен бирә белүче ышанычлы дустым, сердәшчем. Илнур абыем дуслары арасында да хөрмәткә ия: спорт уеннарын оештыруда бик актив, футбол, волейбол, баскетбол уеннарында оста уенчы.
Абыем һәр кеше күңеленә ачкыч таба белә. Мине дә бик ярата. Кирәк чакта яклый,кирәк чакта кырыс та була. Кимчелекләрем булса, хата җибәрсәм, шунда ук төзәтә. Һәр эшне башлар алдыннан ук миңа башта эш тәртибен бөртекләп, ваклап аңлата. "Һәр эшне уз вакытында эшләргә гадәтлән, сүзеңдә тора бел, иптәшләрең белән чын дус була бел, өлкәннәргә һәрвакыт ярдәмле,игътибарлы бул,сеңлекәш ", - ди ул.

Батыр туар үзе өчен, үләр кеше өчен. Бу сүзләр нәкъ минем абыем турында, дисәк дә була. Үзеннән бигрәк кеше өчен күбрәк тырыша абыем.
Көннәр,төннәр тыныч үтсен,
Намус белән хезмәт ит, -
Бер көн безгә бер ел кебек, -
Тизрәк, абыем, кайтып җит!
Исән-имин әйләнеп кайт син!!!
Инзилә Гыйльметдинова,
Яңгул мәктәбе,
8нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250