Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батыр йөрәкле Әсхәт (фото)

Батыр егет - ил күрке диләр. Әлеге әйтем минем бертуган Гөлшат апамның улы Әсхәткә туры килә дә инде. Батыр, кыю, тәвәккәл булмасаң, чит җирләрдә генә түгел үз өйеңдә дә бернишли алмыйсың.

Яңгул авылында туып-үскән Әсхәт Гыйзәтуллин мәктәптә укыган чакларда да яхшы укыды, уйлаган уйлары да төпле фикерле, акыллы, тыйнаклыгы егет булып үсеп килгән чорында да, егет кешегә генә булган сыйфатларын югалтмыйча яшәвенә әле дә сокланып карарлык. Мәктәпне тәмамлагач, Әсхәт армиягә хезмәт итәргә китә. Екатеринбург һәм Чибәр кул шәһәрләрендә әйбәт кенә хезмәт итеп туган ягына кайта.
Аннан соң, армиядән кайтып бер ничә ел узгач, Әсхәт кабаттан өч елга контракт төзеп, Көньяк Сахалинга хезмәт итәргә китә. Инде киткәненә дә 1 ел узды. Әле генә кыска вакытлы ялга кайткан Әсхәт энем белән күрешеп, армия хәлләрен сөйләшеп, күңелле генә итеп чәйләр эчтек. Армия хезмәтен чын батырлык хисләре белән үтәгән егет белән сөйләшү икенче төрле, күңелле рәхәт булды. Без күрмәгән, бары ерактан гына ишетеп белгән Көньяк Сахалинск шәһәренә Әсхәт бер курыкмыйча, күпме юллар үтеп, тиешле частька барып урнашкан. Берничә көннән үзе кебек хезмәт итәргә килгән иптәшләре белән уртак тел тапкан. Бирегә солдатлар төрле шәһәрдән җыелган, һәрберсе армия хезмәтен үтәп чыныккан егетләр. Шуңа да армия дәресләрен үтәү аларга әллә ни авырлык тудырмаган.
Әсхәткә иң ошаганы снайпер дәресе булган. Берничә ай укып, төгәл ату серләренә төшенгән ул. Нинди генә кораллар тотып караса да, ил көнебез тыныч булуын теләдем ди ул.Командир, полковник Г.В.Щевченко да солдатларга бик игьтибарлы, әйбәт кеше ди. Армия булгач таләпләр дә көчле, аңа карамастан, тәртип тә яхшы, бер көнебездә дә тик утырган юк, гел хәрәкәттә дип елмая Әсхәт. Сахалин шәһәренең бик матур җирләрендә булдым. Монда һава саф, чиста, әйбәт, бу сәламәтлек өчен дә файдалы. Һәр яктан таулар урап алган матур диңгездә дә коендым, әле ничәдер океан да бар, ансын да насыйп булса барып карармын дип торам дип сөйли ул. Җәйнең эссе һавасы бары бер атна гына тора икән. Ә кыш үзенең салкынлыгы белән нык сиздерә. Кар күп ява, бураннар да көчле була, бер ияләнгәч торырга була инде. Туган ягыңны сагынасыңмы, дип сорагач, әйе, сагындыра, ләкин үз теләгем белән киткәч түзәм, армиягә киткәнемә бер дә үкенмим, чит җирләр миңа тагын да көч-куәт бирә, иң мөһиме ил көннәребез тыныч булсын, ди Әсхәт. Төз гәүдәле, үз-үзен тагын да тәртипле итеп тотарга өйрәнгән, итәгатьле итеп сөйләшкән Әсхәт энемә сокланып калдым. Киләчәктә әйбәт кенә хезмәт итеп, туган якларына исән-имин кайтырга насыйп булсын. Армиядә хезмәт иткән егетнең хыяллары зур була. Шул хыял-максатларга ирешеп, хезмәт иткән иленә тугры калып, бәхетле яшәргә язсын иде.

Чулпан Габделганиева,
Кариле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250