Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батырларның даны мәңгелек.

Шушы көннәрдә ил күләмендә Җинүнең 70 еллыгын билгеләп үттеләр. Һәр җирлек, һәр гаилә аны зур әзерлек белән каршы алды. Безнең Пыжмара авыл җирлегендә дә күп төрле чаралар үтте.

Ил азатлыгы өчен көрәшкән якташларның данын мәңгеләштерүче һәйкәл төзекләндерелде.
Сугыш чоры - дөньяның асты өскә килә һәм ул 1418 көн дәвам итә. Дәһшәтле еллар афәтен авылыбызда һәр гаилә кичергән. Күпме күз яше, күпме сагыш, ничәмә-ничә гаилә ятим, күпме толлык. Сугыш яралары йөрәкләргә әрнү сала. Ир-егетләр корал тотып сугышка китсә, әби, әниләребез, балалар хуҗалык эшенә җигелә. Ул вакытларда ашарга икмәк, кияргә кием булмый. Күпләгән авылдашларым ачлыктан шешенеп үлә. Сугыш кырындагы ирләре, уллары өчен хатын-кызлар җылы оекбаш, бияләйләр бәйли. Күп кенә хатын-кызларны урман кисәргә озаталар.
Җиңүнең 70нче язы тантаналы булса да, ул бер үк вакытта моңсу һәм ямансу, сугыш хатирәләрен яңартучы бәйрәм дә. Ул күпсанлы корбаннар, авылдашларыбызны югалту бәрабәренә генә яулап алынганлыгын онытмыйк, безнең аңарга хакыбыз юк. Әлегә кадәр газиз әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз үзләренең газизләрен көтеп сагышланалар, сыкраналар. Без аларга тиешле дәрәҗәдә кадер-хөрмәт күрсәтмибез, онытабыз. Онытабыз гына аз булыр, кирәксенмибез, чөнки инде барыбызның да тормышыбыз артык мулдан.
Шушы әрнү-газапларны үзләре белән алып киткән күпме меңнәр - әти-әни, әби-бабаларыбыз бар. Алар белән горурланып, тиңдәшсез сабырлыкларына сокланып, алар алдында баш иябез. Сезнең канлы күз яшьләренә сугарылган матур көннәрнең ямен-тәмен, гамен, бәрәкәтен һәркайсыбыз аңлап, калган ветераннарыбызны хөрмәтләп, бакыйлыкка күчкәннәрен догаларыбыздан калдырмыйча, сугыш афәтләрен күрмичә яшәсәк иде.
Фото: http://kamen-na-obi.org/content.php?1821

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250