Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Батыр ана угыл табар, изге ана кыз табар»

«Батыр ана угыл табар, изге ана кыз табар» дигән гыйбарә бар халыкта. Бу нисбәттән Бөрбаш авылында яшәүче Рәхилә Хөснетдинова бишләтә изге ана исеменә лаек ханым.

Һәр кешенең күңелендә мәңге сүнмәс бер хис яши, ул — анага мәхәббәт. Бәхетле балалар бары дус гаиләдә, бәхетле ана янында үсә. Бүгенге көндә ана булу, бигрәк тә күп бала табу — үзе үк зур батырлык. Бөрбаш авылында яшәүче Рәхилә апа да шундый батыр ханымнарның берсе. Ул бар күңеле белән дөньяга гашыйк кеше, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, янәшәдәгеләренә дә җан җылысын бүләк итеп яши. Юкка гына авылдашы Сәлим Хөснетдинов аны гомерлеккә юлдаш итеп сайламый. Бүген инде бергә яши башлауларына 34 ел булган, бәхетле гаиләдә биш кыз дөньяга аваз салган. Балалары хакында сөйләгәндә бәхетле әти-әнинең күзләре ялкынланып, күңелләре тагын да канатланып китә.

– Гөлчәчәкләр арасында гына яшисез икән, – дип эндәшәм Сәлим абыйга.
– Аны гел шулай дип әйтәләр инде. Бик бәхетлемен. Әнием Нурҗиһан исән-сау, безгә таяныч, киңәшче. Тормыш иптәшем Рәхилә белән биш кыз үстереп, бүген аларның игелекләрен күреп, оныкларга сөенеп яшәгән мәлебез, – ди әти кеше.

Күп бала тәрбияләп үстерүче ата-анага халык ихтирам белән карый бездә. Аларның тырышлыгы сокландыра. Яшерен-батырын түгел, кыюлык та сорала әле алардан. Рәхилә апа “Ана даны” медаленә лаек булгач, “әгәр дә әтиләргә дә махсус медаль бирелсә, иң беренче безнең әти алыр иде әлеге бүләкне, чөнки ул чын мәгънәсендә герой-әти”, дип көлешә кызлар. Сүзләрдә чын хаклык.

... Рәхилә апа белән Сәлим абый гаилә корып бергә яши башлагач, бер-бер артлы өч бала алып кайталар. Өйләнеп бер ел үткәч тә Айзәлә туа, тагын бер елдан гаилә сөенечләрен арттырып, дөньяга Фәнзилә аваз сала. Тагын бер елдан Гөлия туа. Күңеле белән ир бала көтсә дә, Сәлим абый бу хакта бервакытта да кычкырып әйтми, беркемне дә гаепләми, кызларга да салкын караш ташламый. Әле киресенчә, биш кыз әтисе булуына сөенеп туя алмый. Горурланып: «Кызларымның берсе биш егеткә тора», – дип елмая. Кызлары Айзәлә, Фәнзилә, Гөлия, Гүзәлия, Адилә дә «әти» дип өзелеп торалар.

Бүген инде кызларның өчесенең үз тормышлары. Кайчандыр биш бала тавышыннан шау итеп торган йорт бушап калган кебек. Әмма атна ахыры якынлашкач Хөснетдиновлар нигезе тагын балалар авазына күмелә.Төп йортка кызлар белән бергәләп яраткан кияүләр, балдан татлы оныклар җыела.

– Шул мизгелләрне аеруча яратам, кызларның кечкенә вакытлары исемә төшә, – ди әбиләре Нурҗиһан.

8 март көнне дә нәкъ шулай булыр, ишектән берәм-берәм кызлар-кияүләр керер, балдай татлы оныкларның башлары күренер... Иншалла.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш