Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батыр ул үстергән Исаевлар

Иске Көшкәт үзенә килүче һәркемне Россия Герое авылы икәнлеген белән искәртеп каршы ала. Авылга килеп керүгә үк биредә Олег Исаев туып-үсүе турында хәбәр итүче элмә такта урнаштырылган.

Үз гомере бәрабәренә ирешелгән геройлыгы әти-әнисенең күңеленә канлы күз яшьләре белән язылып, бүген дә сыкрый торган яра булып тора. Вера һәм Николай Исаевлар белән танышуыма да дистә елга якын. Аларга кайчан гына килмә, якты йөз белән каршы алып, кунакчыл булулары белән күңел түренә үтеп керәләр. 2015 елдан бирле Казан Ратушасында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара үткәрелеп килә, анда Олег Исаевның әти-әнисе һәр елны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, истәлекле чарада катнашып кайталар.

Вера һәм Николай Исаевлар гаиләсендә биш бала дөньяга аваз салган. Олег Николаевич гаиләдә икенче бала була. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Арча педагогия көллиятенә укырга керә, анда башлангыч сыйныф укытучысы дипломы ала. Хезмәт юлын Саба районы Иштуган авылында башлап, 2 генә ай укытучы булып эшләп кала, аннан соң Ватан алдындагы бурычын үтәргә Чита шәһәренә алына. Хезмәт иткән чорында ул очучы булырга хыяллана. Хыялын чынга ашыру өчен укый һәм хәрби самолет штурвалы артына утыра. 1996 елның 5 маенда көндезге сәгать 11дә үзе сайлаган һөнәре аның гомерен өзә. Чечня шәһәренең Урус-Мартан районындагы бәрешләр вакытында ул батырларча һәлак була. Вера апа да, Николай Степанович та улларының гомере өзелүен бик авыр кабул итәләр һәм әле дә мәрхүм улларын күз яшьләре аша искә алалар. Бу фаҗига булган арты ук Николай Степанович ике тапкыр бер үк төш күрә, солдат киеменнән табутта ятучы улы Олег торып басып: «Гел елама, әти», ди. Шул төшләрдән соң тынычланырга кирәк дип уйладым, ди әти кеше. Тугызынчы дистәләрен ваклаган Вера һәм Николай Исаевлар: «Улыбыз үз гомерен Ватан өчен, яшь буынга Ватанны ничек сакларга кирәклеген өйрәтү өчен жәлләмәде. Шуны күрә һәм аңлый белсеннәр иде», дип телиләр.

Олег Исаевның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Урта Көшкәт мәктәбенә аның исеме бирелде, ә Балтачта «Ватан сакчылары» һәйкәлендә Олег Николаевич истәлегенә стела урнаштырылды.

Фото: Вакыйф Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев