Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батырлар даны мәңгелек (+фоторепортаж)

Кичә Көшкәтбаш авылы үзенең батырларын данлады. Һәйкәл янында әйтелгән рәхмәт сүзләре, җырланган җырлар, сөйләнгән шигырьләр сугыш батырлары белән беррәттән тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына да багышланды. Безнең тыныч тормышыбыз өчен башын салган бер генә авылдашыбыз да, җиңүне якынайту өчен тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәребез дә, балачакларын сугыш урлаган әби-бабайларыбыз, барысы да искә алуга һәм хөрмәткә лаек.

Хөрмәтле, авылым солдаты... без Сине искә алдык, мең мәртәбә әйтсәк тә аз булган рәхмәтебезне кабул итеп ал... каберең кайда гына булса да, Син безнеке, безнең батыр... Син безнең белән... бүген безнең сафларда Син дә бар идең... Син - үлемсез... "Үлемсез полк" безнең кулларда, тыныч йокла, без Синең даныңны киләчәк буыннарга да тапшырырбыз...
Хөрмәтле, тыл ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары... кызганыч сафларыгыз елдан-ел кими бара... Сезнең алдагы гомерегезне кадер- хөрмәттә, рәхәттә үткәрүегезне телибез... Җиңү шатлыгы Сез исән булганда икеләтә бәйрәм бит ул...
Әлеге чарада катнашкан җитәкчеләребезгә, мәктәп-бакча коллективына, мәдәният йорты хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итәләр “ШАТ-Көшкәтбаш”лылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев