Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батырлык ул мәңгелек... Илдар Галиев безнең күңелләрдә (+фоторепортаж)

Бүген районыбызга эшлекле сәфәре белән ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин  килде. Сергей Николаевич иң беренче эш итеп район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев белән Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Илдар Галиевка Батырлар аллеясы паркында куелган мемориаль тактага чәчкәләр салды.

Аннан соң Галиевлар яшәгән йортка юл алдылар. Сергей Николаевич батырларча һәлак булган Илдарның әтисе Илнурның һәм әнисе Тәнзиләнең хәлен белеп, аларга таныклык тапшырып узды. Балаларын югалту ачысыннан әле дә күзләреннән яшь кипмәгән Илнур белән Тәнзилә кунаклар белән сөйләшеп утырдылар. Сергей Николаевич алардан бүгенге көндә проблемаларыгыз юкмы дип тә кызыксынды. Илдар эшләгән батырлыкны районда оныттырмауны да максат итеп куйды. Киләчәктә Балтачыбызда бер урамга аның исемен бирү планы бар икәнен җиткерде район башлыгы.
Илдар белем алган Балтач гимназиясендә дә булды кунаклар. Аңа багышланган истәлекле почмак белән танышып, чәчкәләр салдылар һәм һәрбер укучы батырлык турында белеп үссен иде дигән теләкләрен ирештерделәр.
Әлеге чара хакында газетабыздан тулырак укып белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев