Бәхет гөле кулларында
Үрнәкләрнең үрнәге
Мәгариф, мәдәният, социаль өлкәдә нинди генә чаралар үтмәсен, Нөнәгәр авылыннан Тляковлар гаиләсе балкып килеп чыга, үзләре җырчы-биюче, тәрбияче, биш балалы гаилә.... һөнәрләрен саный китсәң, бармак бөгеп тик утыр! – Бихисап!...
Шәл бәйләүнең әҗере
Зөлфидә ханымның уңганлыгына күңел сок-лана, житезлегенә күз иярми, каян килеп шундый тырыш кешеләр туа бу дөньяга дисәң, үзе дә Тырыш авылы кызы икән, ләбаса, Кукмара районыныкы.
–Тырыш, күп балалы гаиләдә үстем мин, – дип сөйли үзе. – Әтием Кафил, әнием Мәгъмүрә безнең арада булмаса да, алар биргән дөрес тәрбия белән яшим. Без бит шәлчеләр, шәл бәйләдек, икенче класстан безне әниебез өйрәтте, шәл читенең ике колагын бәйләмичә, уенга чыгарга ярамый иде. Эштән курыкмадык, печән чабып, утын кисеп-ярып үскән балалар без! Хәзерге вакытта Тырыш авылында абыем төп йортта яши, апаем Зөлфинә, сеңлем Ләйсән Казанда, без сеңлем Алсу белән Нөнәгәрдә яшибез. Туган туган инде ул, хәзер бергә булу тагын да җайлы.
Унынчы сыйныфны бетергәч, 1987 елда Зөлфидә туташны үзе укып чыккан мәктәпкә – Кукмара районы Сәрдекбаш урта мәктәбе директоры Мөзәкир Нәбиев эшкә чакыра, яшь кыз интернатта тәрбияче булып урнаша. Интернатта 70 бала, үзе алар белән уйнап йөри торган кыз бала, ничекләр тыңлатып бетергәндер ул аларны?! Яңа елдан соң пионервожатый була, җырдан укытырга өстәмә мәктәптә дә эшли башлый. Яшь булуга карамас-тан, җитешкәнмен инде, ди. Интернатта йоклый калып эшләгән. Укуын читтән торып тәмамлый. Укыган вакытта, 1989 елда, иптәш кызы Гүзәл Тлякованың туган авылы Нөнәгәргә июль аенда кунакка кайта. Менә шунда гомерлек яры Равиле белән таныша. Эшнең кызу чагы була, печән өсте, печән алып кайталар, өяләр. Кесә телефоннары юк вакыт, хат кына алышалар, «Равилем белән өч очрашканбыздыр, йөрмәдек тә, 1989 елның декабрь аенда мин килен булып төштем» , ди Зөлфидә ханым.
«Дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы һәм үз язмышы бит, шулай да бар кешенең уртак ягы бар: җир йөзендә без барыбыз да нәсел калдырырга, бәхетле булырга килгәнбез. Кешенең бит бу дөньяда якты эзе, матур эше калырга тиеш. Якты эзеңне калдыру өчен туган йортың, гаиләң булу кирәк. Без бәхетле гаилә. Кешенең гаиләсе бар икән инде, димәк, киләчәгебез бар дигән сүз!»
Әлеге юлларны мин Тляковлар авызыннан «Без тарихта эзлебез» дигән нәсел шәҗәрәләренә бәйле районкүләм чарада ишеттем. Көчле яңгырый бит! Зөлфидә ханым аны тагын да матур сүзләр белән бизи:
– Гаилә, минемчә, бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя ул. Бу ояда кеше ял итә. Һәр кешенең тормышы шушы оядан башлана. Гаиләнең ныклыгы, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, безнең белән балаларга бәйләнгән.
Йортның тоткасы
Йорт тоткасы Равил абый шушы авыл җирлегендә тырыш хезмәт куеп эшләүче, алтын куллы балта остасы. Әтисе Мансур ага да тирә-юньгә даны таралган балта остасы булган, комбайнда да эшләгән. Равил абый 7 сыйныфтан әтисенә комбайнчы ярдәмчесе булып, эшнең рәтен белеп үскән егет. Армия сафларында хезмәт итә, кайткач та колхозда кала.
Әти-әниләре ярдәме белән өй салып чыгалар. «Акча җитмәгәнлектән, элеккеге өйрәнгән хезмәтем ярдәмгә килде, шәл бәйләдек, аны Тырыштагы әнием сатты, – дип сөйли Зөлфидә ханым. – Элек мин шәл бәйли торган якка кияүгә чыкмасам ярар иде дип тели идем, монда шәл бәйләмиләр, дип сөендем, әмма дә ләкин шәл бәйли алуым безне бик коткарды, әниемә рәхмәтләр укыдым ничек өйрәттең, дип. Бу урында шуны да әйтәсе килә, нәкь менә шәл бәйләп, әнисенә ярдәм итү кызның язмышына бәхет өстәгәндәдер инде, авыр чакта кул арасына кергән өчен әнисе аңа өеп рәхмәтләр укыгандыр.
Равил абый бик тырыш кеше, өйне бергәләп җиткерәләр, кара-каршы бергә эшлиләр.
Аллаһ аларны биш бала белән сөендерә, шуңа куанып туя алмыйлар, Һәр туган бала бәхет кенә өсти бит ул, диләр. Һәрберсе аларның горурлыгы.
Беренче кызлары Ландыш шәфкать туташы булып республиканың балалар хастаханәсендә эшли, Болгар егетендә тормышта, кияүләре Раил нәселләрен тулыландырды һәм дәү әни белән дәү әтине оныклар белән куандырдылар – Риназ, Раяз, өметтә өченчеләре дә бар. Бирсен, Раббым, сабыйны шатлык тулы хисләр белән кулга алырга насыйп булсын. Икенче кызлары Алия дә тормышта, Апас егете Рамил шулай ук тормышларына ямь өстәп кушыла. Алия кооператив институтын тәмамлый, Ралина исемле кыз үстерәләр, «Ходаем насыйп итсен, артабыз тагын, Алла бирса», диләр балалары өчен җан атып яшәүче әти-әни.
– Өченче улыбыз Раил тугач, без яңа йортка кердек. Раилебез җыр-моңга тартыла, икенче класс-тан Чепьяда музыка мәктәбендә баянны бетерде. Механика буенча укырга керсә дә, күберәк музыка өлкәсендә кайный, бәйгеләрда катнаша, ярыша, яза. Гел алга үрмәли.
Алсинәләре дүртенче балалары, Казанда кооператив техникумда белем ала, әнисе кебек биюче, бар ярышта катнашып, «йолдызлык» ларда урын алган йолдызчык. Көтеп алган уллары Азат әле мәктәптә, алтынчы сыйныфта укый.
– Балаларыбызга күз тимәсен, кечкенәдән тере, тырыш, эш яратып үстеләр, – ди Зөлфидә ханым. – Аларның елаганнарын да хәтерләмим, сайламадылар, сорап та йөдәтмәделәр, шулай да чиста, матур итеп киендереп йөртергә тырыштым. Үзем тәрбияче булгач, бигрәк тә. Кеше баласына сүз әйткәнче, үзеңнеке тәртипме, шунысын карарга кирәк. Бар яктан үрнәк балалар булырга тиеш бит. Алар үзебез кебек бик актив, тере балалар булып үстеләр. Без эшләрне бергә эшлибез, бергә ял итәбез, уйныйбыз, җырлыйбыз. Тагын нәрсә җитми бәхет өчен!? Аларның сәламәт, шат тавышлары күңелгә көч кенә өсти.
Уңышлары күп
Равил абый үзе гитарада уйный, улы да өйрәнгән, алардан башка авылдагы бер чара да узмагандыр. Район данын яклап, 2016 елда Казанда Гаилә бәйрәмендә катнашып, иң күркәм гаилә номинациясенә лаек булдылар. 2015 елда «Ана даны» медале белән бүләкләнделәр. Тагын бер күркәм уңышлары бар – «Безнең гаилә – ТНВ объектында» дигән проектта уңыш казанып, «Яңа гасыр» каналы аларны үзе килеп алып, башкалабыз Казанга экскурсиягә алып барды, ике яңа кәрәзле телефон бүләк итте. Җырлап-биеп яшәгәч, күңелләре шуны гына көтеп тора, арганнары бетә, ял итәләр.
Район, авыл ярышларында бик теләп, яратып катнашалар. Һәрчак тиешле әзерлек белән киләләр, җаваплы карыйлар.
Милли традицияләрне саклап яшиләр. «Татар милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче чиратта гаиләдән башлана, – ди Зөлфидә ханым. – Оныклар русча сөйләшергә ярата, ә мин русча белмим дип, алар белән татарча сөйләшәм. «Җиде буыныңны бел!», дип, юкка гына әйтмиләр бит. Үткәнеңне белмичә яшәү кичерелми дип саныйм мин.»
Шәҗәрә – нәсел агачы. Нәсел шәҗәрәсен төзүдә туганнары Наил Фәсыйхов зур өлеш кертә, әлеге изге эшне ул аларга мирас итеп калдыра. Равил абыйның әнисе ягыннан туганы Илнур Галимҗанов 15 буынга хәтле барлый. «Әгәр дә без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар бит. Бу эш канга сеңеп калырга тиеш. Без гаиләбез белән гел эзләнүдә», ди Тляковлар.
Тәрбияче буларак, Зөлфидә ханым башка гаиләләрне дә эзләнүләргә этәрә. Балаларыбыз безнең көзгебез, ди ул. Шул көзге ватылмасын өчен бер-береңне кадерләп, рәнҗетмичә, хөрмәтләп, гаилә кыйммәтләрен саклап яшәргә тырыша алар.
Бәхетле гаилә – бәхетле район, бәхетле Татарстаныбыз ул. Туган җиребезне матурлаучы, гөрләп яшәүче бәхетле гаиләләребез күбрәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев