Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Байлык һәм муллык билгесе

Бу атнада  районыбызның христиан динен тотучылары зурлап Пасха бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Алар 40 көн буена ураза тотып, майлы-итле ризыклар ашаудан тыелып торды, тиешле көннәрдә чиркәүләргә барды.

Дорга авылында  елның-елында Пасха бәйрәмен ныклы әзерлек белән каршы алалар.

– Кунакларыбыз бик күп була. Балалар йомырка җыярга дип күрше авыллардан кадәр киләләр. Кунак булып, йоклап китәләр хәтта. Бәйрәм рухы кичтән үк башлана. Клубыбызда бәйрәм концерты куела. Ишекне беренче  булып малай кеше шакыса, яхшыга юрыйбыз, чөнки ырымы шундый, малай кеше – байлык һәм муллык билгесе, – ди Фирдания апа Алексеева.

Балтачта да христиан динендәге дин кардәшләребез әлеге бәйрәмне зурлап үткәрә. Бистәбезнең “Октябрьнең 70 еллыгы”  урамында яшәүче Мария Йосыпова да әлеге бәйрәмне зур дулкынлану белән каршы алам, ди. Алар урамында керәшеннәр берничә генә булуына карамастан, бәйрәм кечкенә масштабта гына үтми икән. Пасха көнне бәйрәмнең төп ризыкларыннан берсе булган бизәлгән йомырка ашарга дип Йосыповлар нигезенә балалары, гаилә дуслары, күршеләре җыела. Хуҗалар йомырканы дистәләп кенә түгел, йөздән артык итеп әзерләп куя икән.

- Бу көнне көне буе бәйрәм итәбез. Кем генә килсә дә якты йөз, мул табыннар белән каршы алабыз, – ди Мария апа.

Иң мөһиме,  һәркем дөньяларның тыныч, күк йөзенең аяз, тормышларның имин булуын теләп, дога кыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев