Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары! Солдат хатыннары, сугыш елы балалары! Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйм!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм! Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. Күпме еллар үтсә дә, сугыш каһарманнарының батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз. Үз гомерләре бәрабәренә кешелекне фашизм афәтеннән йолып калган сугыш шәһитләре турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Станоклар артында җиңү коралы койган, иген кырларында маңгай тире тамызып, Кызыл Армиягә һәм  илебезгә икмәк үстергән, госпитальләрдә алсыз-ялсыз эшләгән тыл хезмәтчәннәрен һәрчак олы рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән искә алабыз.

Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары! Солдат хатыннары, сугыш елы балалары! Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Төннәрегез тыныч, көннәрегез якты булсын! Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, кадер-хөрмәттә, мул тормышта яшәвегезне теләп калам.

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Балтач районы хәрби комиссары Васил ВӘЛИЕВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май