Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап.

2015 елның язында илебез Җиңү бәйрәмен каршыларга җыена. Безгә тынычлык яулаган сугыш ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя бара.

Без бу яктан бәхетле безнең әтиебез Ахмадуллин Габделхәй Ахмадулла улы 25 декабрьдә үзенең 90 яшен каршылый.
Смәел авылында, гаиләдә, дүртенче бала булып дөньяга килә. Ул еллардан бирле нинди генә михнәт чигеп яшәмәгәннәр. Әтинең язын кырдан черек бәрәңгене бата-чума пычырактан җыеп кайтып, шуны алабута белән бутап ипи пешереп ашауларын сөйләгәндә тын да алмый тыңлап утыра идек.
Яшьлегенең иң матур, гүзәл чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Ул Курск дугасы буенда сугышта катнаша, янында гына мина шартлау аркасында 19 яшендә бер аяксыз калып сугыштан туган ягына инвалид булып кайта.
Сугыш афәтләре турында сөйләгәндә калтыранып куя торган иде. Онытылмаслык яра булып йөрәгендә калганын бөтен барлыгыбыз белән аңлыйбыз. Сугыштан соң колхозда эшли башлый. Күрше авыл кызына күз атып йөри. 1949 елда әниебез Гөлсирә Сәгъдулла кызы белән кавышып бер-берсен аңлашып матур гына яши башлыйлар.
Юклык заманы тормышлары җиңелдән булмый. Үз тырышлыклары һәм үз көчләре белән тормыш алып баралар. Әти сандык ясый,тал-чыбыктан урындык үрә. Бер-бер артлы балалар туа. Шундый заманда да рухлары көчле ныклы кешеләр булып безне 10 баланы тәрбияләп үстереп аякка бастырдылар.
Кызганычка каршы, әниебез биш ел инде безнең арада юк. Аны без бик сагынабыз, юксынабыз. Хәзерге вакытта әтиебез Балтачның үзендә Рафис-Рәсимәнең кадер-хөрмәтендә яши. Аллага шөкер, әтиебезнең шушы яшенә хәтле яшәвенә аларның тырышлыклары зур. Яшь бала караган кебек карауларына сокланып сөенеп рәхмәтләребезне әйтәбез. Ходай аларны да шулай зурласын.
Утлар сулар кичтең батмагансың.
Авыр еллар буйлап атлагансың.
Бирешмәдең җилгә буранга.
Чын мәгънәсендә кеше булганга.
Чәчләреңә чал керсә дә.
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә,кадерлебез авырмыйча.
Син дөньяда безгә бер генә.
Якты караш,җылы сүздән башка.
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Бәхет тели улларың һәм кызларың. Әти - әниемнең олы кызы Гөлшат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250