Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җинунеӊ 71 нче елын каршыларга санаулы көн калды

«…Бөек Җиңүнеӊ 71 нче елын каршыларга санаулы көн калды. Авылларда 9 май тантаналарын 1965 нче елдан башлап билгеләп үтәләр.

Ул вакытта безнеӊ Сосна авылында исән калган 66 ветеранга "Җиӊүгә 20 ел" юбилей медальләре бирелгән. Ә 25 елына 61 ветеран исән иде. Җиӊүнеӊ 30 еллыгын зурлап уздырдылар. Авыл уртасында сугышта хәлак булганнар истәлегенэ һәйкәл куелды. Исән кайтып, шул көндә авылда яшәүчеләргә юбилей медальләре, бүләкләр бирделәр. Ул вакытта әле авылыбызда 52 исән ветеран бар иде. Ел саен бу бэйрәмне узгәрәк итеп, тантанадан соӊ зурлап мул табыннар артында уздыралар. Ләкин елдан-ел ветераннарнын сафы кими барып, авылда бугенге көндә бер исән ветеран юк. Сугыш толлары да калмады. Сугыш вакытында тылдагы батырлыклары өчен тыл ветераннарына "Фидакәръ хезмәт өчен" медальләре бирелгән. 2014 елныӊ март аенда Сосна авылы буенча 457 медаль иясенеӊ исемлеге барлап җибәрелде. Якын көннэрдә тыл ветераннары хөрмәтенә истәлекле "Хәтер китабы" чыгар дип көтәбез. Бугенге көндә тыл ветераннарыныӊ бары 16 сы гына исән-сау яшиләр. Бу сугышта 464 авылдашыбыз катнашып, шуныӊ 254 е сугыш кырында һәлак булып, 210 ысы гына исән-сау кайтканнар…»

Сосна авылыннан Фәридә Гатуллина истәлекләре.

Бүген Җиӊү көненә багышланган митинг Сосна авылында иртәнге сәгать 9да «Үлемсез полк» акциясе белән башланып китте. Митингта район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Ул районыбыздан һәм авыллардан киткән солдатларныӊ тиӊдәшсез батырлыгы, тыл эшчәннәренеӊ армый-талмый Җиӊу көнен якынайтырга куйган хезмәтләре өчен олы рәхмәтен белдерде. Соӊыннан мәктәп ашханәсендә ветераннар, сугыш елы балалары чәй өстәле артында үзара аралашып, сөйләшеп утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250