Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераннарына "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылачак

Медаль сугышта катнашкан һәм сугыш инвалиды саналган барлыгы 1596 кешегә тапшырылачак.

(Казан, 3 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидларына Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале биреләчәк. Бу хакта карар бүген кабул ителгән. Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай дип хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, шушы медальне республикада 1596 кешегә тапшыру ниятләнә. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында гамәлдәге армия составына кермәгән 412 кеше, "Блокадалы Ленинград" билгесе белән бүләкләнгән 173 кеше, концлагерьларның балигъ булмаган 188 тоткыны исәпләнә. "Бу категория кешеләргә шушы медаль биреләчәк. Бу бүләк Татарстан территориясендә яшәүче һәм шул куркыныч елларның хатирәләрен үзендә йөртүче кешеләргә ихтирам йөзеннән тапшырыла", - диде.

Ләйлә Фазлыева медальне тапшыру озакка, Республика көненә кадәр сузылачагын әйтте. Бу барлык ветераннарның да массакүләм бәйрәм чараларына килә алмаячагы белән бәйле. Вице-премьер сүзләренчә, медальне таршыру социаль яклау стационар учреждениеләрендә, сәламәтлек саклау оешмаларында да оештырылырга мөмкин. "Бүләкләгән вакытта ветеран дәвалау оешмасында булса, анда бу мәсьәләдә теләктәшлек күрсәтелер дип уйлыйм. Без ветераннар сафының сирәгәюен аңлыйбыз, шуңа медальнең ветеранның шәхсән үзенә тапшырылуын телибез. Һәр муниципаль район бу эшкә башкарма хакимият органнарын гына түгел, волонтерларны да җәлеп итә ала", - диде Фазлыева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев