Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсияне арттырырга җыеналар

Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсиясен аена уртача 9,5 мең сумга арттырырга планлаштырлар. Дәүләт Думасы депутатлары шул хактагы закон буенча фикер алыша.

Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсиясенә өстәмәләрне исәпләү системасына үзгәрешләр кертә торган законны Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте. Әлеге документ буенча, ветераннарның пенсиясе чама белән 9,5 мең сумга артачак. Закон проекты турында фикер алышканда, оборона министрының урынбасары Татьяна Шевцова шундый саннар китергән, дип яза Татар-информ.  

Бу максатны гамәлгә ашыру өчен быел 0,95 млрд сум, алдагы елларда 1,42 млрд сумга кадәр акча бүлеп бирү планлаштырыла.  

Әлеге документ кабул ителгән очракта, норма 1 майдан үз көченә керә. Проект Владимир Путин указы белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан башкарыла торган чаралар кысаларында эшләнгән. 

 Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=25070

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев