Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы сирәгәя...

Бүген Балтач сугыш ветераны Мансур Хәсбиуллин белән хушлашты

Ел саен көтеп ала торган Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан, 22 февраль көнне Балтач бистәсендә гомер кичерүче, Бөек Ватан сугыш ветераны Мансур Хисмәт улы Хәсбиуллинныӊ йөрәге тибүдән туктады.

Ул 1925 елныӊ сентябрь аенда Арча районы Югары Аты авылында туа. Хезмәт юлын 13 яшеннән башлый. Бөек Ватан сугышы башлангfнда тылда хезмәт итә, 1944 елда Армия сафларына чакырыла. Җиӊү көнен командирлар курсында укыганда каршылый.

 Гомеренеӊ 55 елын Мансур ага безнеӊ район белән бәйләде һәм утыз биш ел Балтач район эчке эшләр бүлегендә намус белән хезмәт куйды. Мансур Хәсбиуллин гади милиция хезмәткәреннән подполковник дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул районда җинаятьчелекне киметүгә үзеннән зур өлеш кертте, үзенә хас ышандыру алымнары белән «кыек» юлга баскан күпләргә кабат тормышка кайтырга ярдәм итте. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмады. Районда ветераннар советы рәисе урынбасары, район эчке эшләр бүлегендә ветераннар советы рәисе буларак, күптөрле чаралар оештыруда башлап йөрде. Аныӊ шат күӊелле, җор телле булуы күпләрдә соклану тудырды.

Ветеранны озатарга килгән район җитәкчеләре үзләренеӊ чыгышларында аныӊ олы хөрмәткә лаек булуын ассызыклап, яшь буынны тәрбияләүдә гаять зур өлеш кертүен билгеләп уздылар.

Хуш, Мансур ага! Урыныӊ җәннәт түрендә булсын! Амин…

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев