Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белегез һәм үтәгез

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Балтач муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе гомерегезне һәм исәнлегегезне, шулай ук йорт-җирегезнең иминлеген саклап калу өчен янгыннарга каршы кисәтү чараларын үтәргә чакыра.

- Электр җылыткычлары кулланганда сак булыгыз. Аларны тиз янып китүчән әйберләр яныннан ераграк тотарга киңәш ителә. Үз белдегең белән ясалган, техник паспорты булмаган җылыткыч приборларын куллану тыела.
- Электр приборларын утка тоташтырганда караучысыз калдырмагыз. Өйдән кыска вакытка гына китеп торсагыз да, электр приборларын уттан өзәргә онытмагыз. Каралты-куралардагы электр челтәрен кирәге булмаган вакытта һәм төнгә каршы өзеп куярга киңәш ителә.
- Төзек булмаган электр үткәргеченнән файдаланмагыз. Электр челтәренә бик күп электр приборлары тоташтырып, йөкләнешне арттырмагыз.
- Мичләрне һәм газ приборларын караучысыз, яндырып калдырмагыз. Керләр һәм башка шуның кебек тиз кабынып китүчән әйберләрне газ өстендә киптермәгез.
- Мичне кабызганда тиз кабынып китүче ягулыклардан файдаланмагыз. Әзерләп куелган утынны мичтән ераграк урында саклагыз. Мичләрнең төтен юлларын корымнан чистартып торырга, төзек булмаган мичләрдән файдаланмаска кирәк.
- Мич ягу һәм газ приборларын куллануны кечкенә балаларга тапшырмагыз. Шырпыларны балалар алмаслык урында саклагыз. Кечкенә балаларның үзләрен генә өйдә калдырмагыз.
- Янгын чыгуның тагын бер сәбәпчесе - ул тәмәке тартучылар, бик еш кына спиртлы эчемлек кулланганнан соң, тәмәке кабызып йокыга талалар. Ә бу исә, һичшиксез, янгын чыгуга һәм кешенең гомере өзелүгә китерә. Шуңа күрә тәмәке тартучыларга тәмәкене каралты-курада, урын- җирдә түгел, ә билгеле бер урыннарда гына тартырга, тәмәке төпчеген сүндереп, су салынган, янмый торган савытка салырга киңәш ителә.
Ә янгын чыкса нишләргә? Иң элек түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:
- «01» яки «2-58-01» телефоннарына шалтыратып, ярдәм чакырырга;
- ишек һәм тәрәзәләрне ачмаска, чөнки кислород кереп, янгынны көчәйтә генә;
- электр энергиясен сүндерергә, өйдән кешеләрне чыгарырга;
- күршеләргә хәбәр итәргә;
- ишектән чыгу мөмкин булмаса, тәрәзәдән чыгарга, күпкатлы йортларда тәрәзәдән чыгу мөмкинлеге булмаганда, тәрәзә яки балконнан ярдәм чакырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250