Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белем бәйрәме нинди көн ул?

Менә тагын җәйләр узды, иртәгә 1нче сентябрь - Белем бәйрәме. Мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана.

Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Шуңа да бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә, өлкәннәр дә. Ә сезнең өчен 1нче сентябрь - Белем бәйрәме нинди көн ул?

Алисә Алексеева(28 яшь), Югары Субаш авылы: "Мәктәп чорын искә төшерү,беренче укытучыңны котлау, яраткан укытучыларың, классташлар белән очрашу, чәчәк бәйләме бүләк итә торган бәйрәм ул".

Ольга Плотникова (31яшь), Зур Лызи авылы: "Үзем элеккеге укучы буларак та, хәзер инде мәктәптә укучы кызымның әнисе буларак та 1 сентябрь минем өчен зур бәйрәм ул. Бу көн зур ак бантиклар һәм бик матур купшы чәчәк бәләме белән күзаллана. Бигрәк тә әлеге бәйрәм беренче сыйныфлар өчен дулкынландыргыч: барысы да яңа, билгесез һәм бик кызык".

Наил Хөснетдинов(43 яшь), Балтач бистәсе: "Белем бәйрәме совет заманыннан сакланып килгән иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Минем өчен белем бәйрәме бик якын, чөнки мин 11 ел мәктәптә укытучы булып эшләдем, иптәшем укытучы. Шуна күрә мәктәп тормышы, белем бирү өлкәсендәге яңалыклар, проблемалар миңа бик якын. Бик матур мәкаль бар: беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар. Минем һәркемгә теләгем шул: һәрвакыт белемә омтылыгыз, белемле кеше беркайчан да югалмый, җәмгыять өчен һәрчак кирәкле кеше була. Кызганыч, хәзерге заманда белемгә омтылу бик аз кешеләрдә генә калып бара, менә бу чыннан да бик борчый мине".

Рәйсә Нәкыйпова(88 яшь), Шода авылы: "Элеккеге укучыларым 1нче сентябрь көне белән котлап ел саен искә төшереп торалар. Алар арасында мөгаллимлек эшен сайлаучылар бик күп. Бик җаваплы авыр һәм шул ук вакытта мәртәбәле һөнәр бу. Тормышын мәктәп белән бәйләмәгән бер генә гаилә дә юк. Шуның өчен бу көн минем өчен дә, безнең барыбыз өчен дә зур бәйрәм көне дип беләм".

Мәрьям Гыймадиева( 6 яшь), Балтач бистәсе: " Мин беренче сентябрь бәйрәмен бик көтәм, чөнки мин быел укырга керәм. Балтач мәктәбенең 1нче г сыйныфына барам. Укытучым Чулпан Сираҗиева булачак.Укыйсым бик килә. Инде әнием белән бөтен әйберне сатып алдык. Сарафаным, бантигым, туфлием, портфелемне күптән әзерләп куйды".

Рәйхан Низамов( 31 яшь), Кариле авылы: "1нче сентябрь минем өчен зур бәйрәм. Элегрәк бу көн яңа уку елына старт бирүче көн буларак истәлекле булса, хәзер инде укытучы, һөнәргә өйрәтүче мастер буларак тагын да зур мәгънәгә ия. Җәйге ялдан соң укучылар белән очрашу, яңа көчләр белән укый башлау көне. Гомумән, кечкенәдән күңелгә якын, тик шул ук вакытта зур җаваплылык ала торган көн дә".


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250