Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белеп торам

Быелгы урак бик мөһим кампания - Татарстан Республикасына Президент сайлауларына әзерлек чорына туры килде. Бу игенче-механизаторларыбызның эштәге кәеф күтәренкелегендә чагыла.

Еш явып торган яңгырларга карамастан, бөртеклеләрне җыеп суктыруны төгәлләдек дияргә була. Уңыш чыгышы зарланырлык түгел, беренче исәпләүләр һәр гектардан 30 центнер чамасы күрсәтә. Терлек азыклары да мул әзерләнде һәм бу эш әле дә дәвам итә. Шунсыз мөмкин дә түгел. Хуҗалыгыбызда 1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән зур комплекс төзелеп бетеп килә. Аңа маллар тутыргач, азык күп кирәк булачак.
Авыллар бетә диләр. Республикабыз Президенты үзе даими кайгыртып, республикадан төрле ярдәмнәр булып торганда ничек бетсен ди инде ул. Кыр эшләренә ягулыкны арзангарак алабыз, техника, орлык, ашлама алганда төрле ярдәмнәр, яхшы продукция саткан өчен субсидияләр...барысы да авылны саклап калуда ярдәм итә.
Ел саен авыл хуҗалыгы белгечләренә үзләрен эшләре белән күрсәтеп, грантлар оту мөмкинлеге тудырыла. Узган ел мин дә 100 мең сумлык ул сертификатны алу бәхетенә ирештем. Аңа «Яңа тормыш»тан коллегам Илгиз Заһидуллин да лаек булды. Авыллардагы белгечләргә, яшь кадрларга фатирлар салу, ярдәм акчалары бирелә башлауның да Президентыбыз тәкъдиме белән эшләнүен беләбез.
Һәм әйтергә кирәк, 13 сентябрь көнне сайлау участогына килгәч тә кемгә тавыш бирәчәгемне белеп торам.
Тәбрис ЗӘКИУЛЛИН,
«Смәел» хуҗалыгының
баш агрономы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250