Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгечләр Россия халкының күпме өлеше пенсия яшенә җитәсен исәпләгән

Ир-атларның 82-96 проценты, хатын-кызларның 93-99 проценты пенсия яшенә җитү ихтимал.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Белгечләр Россия халкының күпме өлеше пенсия яшенә җитәсен әйтте. Экспертлар Россия халкының якынча ничә проценты 65 һәм 63 яшьлек пенсия вакытына кадәр яши аласын исәпләп чыгарган. Бу нәтиҗәләрне Югары икътисад мәктәбе Демография институты эшләгән, дип яза РБК.

Ир-атларның пенсия яшенә кадәр җитү ихтималы 82-96 процент булган. Хатын-кызларның 93-99 проценты пенсия яшенә җитәргә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итте. Шулай итеп илдә пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Россия премьер-министр Дмитрий Медведев Министрлар кабинеты утырышында әйтте.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия