Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер ана баласының кулында җан бирә

Хастаханәдә эшләүчеләр ярдәм итәргә бик тырышты. Аня гаҗәеп әйбәт кеше, кайгыртучан әни иде”, дип яза җирле сайт.

4 ноябрь көнне Яр Чаллы каласының 6нчы номерлы балалар поликлиникасында була бу хәл. 49 яшьлек хатын  поликлиникага кызын  табибка күренергә алып килгән була.  Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче ана үлә. Кинәт булган үлемнең сәбәпләре  ярганнан соң билгеле булачак.

“Кызының кулларында ук үлде, ­- дип сөйли мәрхүмәнең дусты.-  Хастаханәдә эшләүчеләр ярдәм итәргә бик тырышты. Аня гаҗәеп әйбәт кеше, кайгыртучан әни иде”, дип яза җирле сайт.

Язмыш аяусыз, хатын-кызга бигрәк тә. Яшь аналар җилкәсенә күпме мәшәкать өя ул. Куанычлы һәм вакытлыча гына мәшәкатьләр дисәк тә, барысына да өлгерергә, ярарга кирәк. Ә андый өлгер кешеләргә тормышта аяк чалучылар җитәрлек, эшендә дә, өендә дә... Бернигә дә карамастан, сәламәтлегебезне кайгыртсак иде, әниләр...Балалар, гаиләбез хакына булса да үзебезне сакласак иде. Мондый  аяныч фаҗигалар, нигезсез булса да, шушындый уйларга этәрә дә инде.

http://www.tatpressa.ru/headlines/20482.html

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем