Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер-береңә салынып утырсаң...

6 апрель, ягъни чәршәмбе көнне район мәдәният үзәгендә республиканың 12 районыннан вәкилләр җыелды. Биредә "Социаль хәле аяныч булган гаиләләрне һәм балаларны ачыклау, исәпкә алу" дигән темага, әлеге эшчәнлекне мәгълүмати система шартларында оештыру буенча зона семинары булды. Семинар яшәү нормаларыннан читләшү нәтиҗәсендә балаларына тиешле тәрбия бирмәгән ата-аналар, аларның балигъ булмаган балалары...

Бала тәрбиясе бик четерекле мәсьәлә, бигрәк тә социаль хәле аяныч булган гаиләләрдә. Әти-әнисе исерткеч эчемлекләр белән "дуслашып", тәртипсез тормыш рәвеше алып барган гаиләләрдә бала бөтенләй арткы планга күчә яки "артык кашык"ка әверелә. Татарстан Республикасында балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау проблемасы иң актуаль булып тора, аны хәл итүгә профилактикалау системасының барлык субъектлары да кушылып, бердәм эш алып баралар. Әмма бу барлык районнарда да алай дип әйтеп булмый, дип ассызыклады балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина.

- Бүгенге көндә эчкече әти-әнине наркологка алып бару хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала бирә. Юкса, социаль хәле куркыныч булган гаиләләрдәге проблемаларны хәл итүгә профилактикалау системасының барлык субъектлары тигез дәрәҗәдә катнашырга тиеш булса да, соңгы сүзне кем әйтергә тиеш, шешә белән дуслашып, баласы турында уйламаган әти яки әнине хастаханәгә барырга кем күндерергә тиеш соң? Ә бит андыйларны айнытып, кире тормышка кайтарган районнар да бар арагызда. Димәк, законны бозмый гына тиешле юлларын табып, эшләп була. Закон буенча таләп итә алмыйбыз, дип бер-беребезгә салынып утырсак булмый, җәмәгать, - дип тәнкыйть утына да тотты.

Лениногорский районында булган зур фаҗига субъектларның бердәм булып эшләүләре таләп ителүенә тагын бер мисал булуын да ассызыкладылар. Авыл җирлекләре башлыкларына да зур таләпләр куелды. Чөнки нәкъ менә алар авыр хәлле яки социаль хәле куркыныч булган гаиләләр турында башка субъектларга караганда күбрәк белә. Алар турында вакытында ачыкланып, тиешле органнарга хәбәр ителгән очракта күңелсез хәлләр статистикасы күпкә кимер иде дигән фикерләр дә яңгырады. Семинарда катнашучыларга Балтач районында бу өлкәдә нинди алымнар кулланалар һәм аларның ничек тормышка ашуы хакында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов сөйләде. Социаль хәле куркыныч булган гаиләләр белән эшләү тәртипләренә булган таләпләрдән тыш, документлардагы төгәлсезлекләр, "Сигнал бирүче карталар" буенча да эшнең торышы турында сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250