Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер ел гына булса да – ул армия (+фоторепортаж)

Бүген иртән Балтач лачындай 21 егетен армия сафларына озатты. Болай сан ягыннан күп булып, берсеннән-берсе нык, таза егетләрне нәкъ элекегечә озату күптән булганы юк иде.

Егетләр районыбызныӊ төрле авылларыннан, татары да, удмурты да бер булып, Ватанны сакларга чакырылганнар. Араларында югары уку йортлары тәмамлаганнары да, урта яисә урта махсус белемле булганнары да бар. Әти-әниләрнеӊ йөзләрендә борчу катнаш үзләренеӊ балалары белән горурлану хисе. Араларында 2-3 егетләрен армиягә озатып, исән-сау каршы алганнары да бар. Монысы инде төпчеге, бер елга гына булса да, армия армия инде ул, исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар, ди озатырга килгән әти кеше.

Армия сафларына китүче егетләрнеӊ күӊелләре көр, шатлыклы. Алар әлегә бу озату мизгелләрнеӊ хезмәт иткәндә кат-кат күӊелләреннән кичерәчәкләрен белмиләр. Армиягә бару мактаулы бурыч, ди Нормабаштан Рүзәл Хисаметдинов. Әтием, ул Тимирязев хуҗалыгында «КамАЗ»да шофер, аныӊ 3 абыйсы һәрберсе армиядә хезмәт иткән, бабам Мөхәммәтдин Бөек Ватан сугышында катнашкан, орденнар-медальләре бар иде, мин дә алар йөзенә кызыллык китермәслек итеп хезмәт итәргә әзер, ди ул.

Исән-сау хезмәт итеп кайтыгыз егетләр! Күкләр аяз, ил-дөньялар тыныч булсын!

 

 

Фото, видео: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армиягә озату