Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер елда ике юбилей

Июль ахырларында минем 70 яшьлек юбилей булды. Шул вакытларда тагын бер юбилеем узып китте, ләкин ул турыда хәбәр итү өчен бер сәяхәткә барып кайтасым бар иде...

Июль ахырларында минем 70 яшьлек юбилей булды. Ул вакытта “Хезмәт “ газетасы сайтында редакция исеменнән бик җылы котлау да язылган иде.

Соң булса да, җае туры килүдән файдаланып, аларга зур рәхмәтемне белдерәм! Шул вакытларда тагын бер юбилеем узып китте, ләкин ул турыда хәбәр итү өчен бер сәяхәткә барып кайтасым бар иде.

1971 елның җәендә, Казан энергетика техникумында укыган чорда, студентларның төзелеш отряды белән Чирмешәнгә барып балалар бакчасы төзелешендә эшләдек. Янәшәдә генә янгын сүндерүчеләр депосының һәм эчке эшләр бүлегенең дә яңа биналары төзелә иде. Безгә ул эшләрдә дә катнашырга туры килде. Шушы биналарның бугенге көндә (нәкъ 50 елдан соң) нинди икәнлекләрен, анда кемнәр хезмәт куя (балалар белән очраша алмадык - ярамый) икәнен барып күрәсе килү хыялы өч ел элек үк барлыкка килгән иде инде.

Улыбыз Даниярның чираттагы отпуск ялында булуыннан файдаланып (ул рульдә) шул якларны әйләнеп кайттык. Санап киткән коллективларның барысында да бик җылы каршы алдылар, җитәкчеләре белән, элеккеге дуслар кебек, ике як өчен дә файдалы әңгәмәләр корып алдык.

Баруыбыз турында берәүне дә кисәтмәгән идек. Чирмешәннең район газетасы редакциясенә дә сугылдык. Безнең сәяхәтебез турында язарга урын табарлар дип өметләнеп, төзелештә эшләгән вакытларны һәм аннан соң яшәгән чорны яктырткан язма һәм фото материаллар алып барган идем. Өметебез акланды - язмам “Безнең Чирмешән” газетасының  3 сентябрь санында басылып чыккан. Аның татарча һәм русча вариантларыннан берәр данә миңа җибәрделәр.

Һәр коллективта безнең эз калды - һәрберсендә фотоларга төштек. Алда санап киткән фотоларның барысын да сезнең хозурга куям.

Без хатыным Суфия белән бардык. Мин төзегән биналарны да карап кайтты, туып-үскән нигезендә дә булдык. Ул Чирмешән кызы бит, ләкин монда төзелешнең катнашы юк - мин төзелешкә барганчы ук без дуслар идек инде.

 

 

Вагиз  Таҗиев,

Балтач.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән