Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер эшләгәч, күңел үзе көтә, ди Нурия апа

Республика күләмендә шулай зурларлар дип уйламаган идем. Барлык оештыручыларга зур рәхмәт, – ди Нурия әби.

Яхшылык эшләп, башкаларга ярдәм итеп яшәүчеләр бик күп. Татарстанда “Ел хәйриячесе – 2017” бәйгесенә йомгак ясадылар. Араларында эшмәкәрләр, эре предприятие, коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре  бар. Шулар янында игелек кылучы гап-гади кешеләрнең булуы күңел кылларын әллә нишләтә.

Күп кенә өлкәннәр, акчабыз җит­ми, пенсиябез артмый,  дип зарланып хат юллый. Ә менә Балтач районының Нөнәгәр авылында гомер итүче 78 яшьлек  Нурия Гафиул­линаның акчасы үзенә дә җитә, баш­каларга да ярдәм итәр­гә кала икән. Бәйрәм тәмам­ланганда әби­нең елап утырганын күреп шаккаттым.

– Мин бит, кызым, үзем дә балачактан инвалид. Ялгызым гына гомер итәм. Күңелем гел яхшылыкта минем. Аллаһы Тәгалә эш­ләгән эшләремне күреп, җитәк­челәр мине зурлады. Әнә сәхнәгә менгәндә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе каршы килеп алды. Нинди зур дәрәҗә бит! Республика күләмендә шулай зурларлар дип уйламаган идем. Барлык оештыручыларга зур рәхмәт, – ди Нурия әби.

Ялгызы гына яшәсә дә, Нурия апаны ташламыйлар. Районның “Наз” халыкка социаль ярдәм күр­­сәтү үзәге хезмәткәрләре әб­и­не тәрбияләп тора. Нөнәгәр авылы халкы да аны бик хөрмәт итә икән. Әбекәй ел саен Корбан бәй­рәменә авылдашларына табын әзерләтә. 2017 елда 60тан артык өлкән кешене бер өстәл артына җыйган. Әлеге авылның балалар бакчасына йөрүче 22 сабый да Нурия әбиләрен әллә каян танып тора. Ел саен ул сабыйларга бүләк өләшә икән. Яңа ел алдыннан Нурия әби икесе дә физик мөмкин­леге чикле авылдашлары – Зөлфия һәм Руслан Сәй­дәшев­ләргә дә ярдәм күрсәткән. Ул аларның үзләренә һәм кечкенә сабыйларына киемнәр алып би­рә. Моннан тыш әле ул авылны төзекләндерүдә дә катнаша: зират капкасын яңарттырган. “Яхшылыкны эшләгән саен эшлисе генә килеп тора. Ярдәмгә мох­таҗ ке­шеләрне сөендерү, сабый­лар­ның шатлануларын күрүдән дә рәхәт әйбер юк. Акча була да бетә, ә менә күңелдәге рәхәтлек еллар буена да бетми”, – ди Нурия әби.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хәйриячелекне күркәм бер традиция дип атады.

– Ел саен хәйрия белән шө­гыльләнүчеләрне билгеләп үтә­без. Республикада бу уңайдан күп эшләр башкарыла. Без һәрвакыт үзебез турында гына түгел, башкаларны да уйлавыбыз белән аерылып торабыз. Моңа үз балалары янына ятим сабыйларны да сыендырган гаиләләрне мисал итеп әйтергә була. Күп кенә эшләрне хәйриячеләр ярдәме белән башкарырга өйрәндек, – ди Рөстәм Миңнеханов.

Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә тәбрикләде. “Күңел­дән күңелгә барып җитә торган эш бу. Кайчандыр без әле хәйрия турында уйлый гына башлаган идек. Хәзер инде бу  күпләрнең яшәү рәвешенә әйләнде. Без хәй­риячелек өлкәсендә күп эшләр башкардык. Шунысын да онытмыйк, рухи байлык та кирәк”, – ди Минтимер Шәймиев.

“Яхшылык кемнеңдер кушуы түгел, йөрәк эше булырга тиеш дип уйлыйм. Үзем эшләгән Саба гимназиясендә мохтаҗ гаилә­ләрне барлый башладым. Әкрен­ләп аларга ярдәм итү юлларын таптык. Ул сабыйларның үзләрен дә игелекле бала булып үсәргә өйрәтәбез. Безнең эшебезне югары бәяләгәнгә рәхмәт”, – ди Саба районыннан килгән хәйрияче Гөлнара Шиһабиева.

Гөлгенә Шиһапова 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иганә ярдәме