Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер гаиләдән 3 чик сакчысы, бик сирәк күренеш... (+фото)

3 гыйнвар көнне районыбызның бертөркем ветеран чик сакчылары Кенәбаш авылында гомер кичерүче, армия хезмәтен 1954-1957 елларда Таҗикстан – Әфганстан чик буйларын саклаган, 2 гыйнварда 85 яшен уздырган Закиров Зиннәт Закир улын, 1сендә 65 яшьлек юбилеен билгеләп узган, озак еллар чик буе заставаларында начальник хезмәтен башкарып, Әфган сугышында катнашкан Шакиров Рафаэль Габделбәр улын юбилейлары белән котладылар. Ветераннар юбилярларга күмәк көч белән алынган күчтәнәч - пакетлар тапшырдылар. 

Шунысын искәртеп узарга кирәк, Зиннәт абыйнын ике улы да Ильнур һәм Илдус Ерак Көнчыгышта чик сакчылары булып хезмәт иткәннәр. Ягъни бер гаиләдән 3 чик сакчысы, бу әлбәттә районда бик сирәк күренеш. 
Очрашу чәй өстәле артында, ветераннар белән эчкерсез әңгәмә корып, хезмәт иткән елларын искә төшереп узды. Истәлеккә чик сагы ветераннары фото- видеога төштеләр.

Ринат Зарипов

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев