Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык

Урыннарда җитәкчеләр белән аралашканда киләчәкне күзаллау, җитештерүне арттыру турында сүз кузгалса, телисеңме-теләмисеңме авылда яшьләрне калдыру, аларны эш һәм тиешле хезмәт хакы белән тәэмин итү мәсьәләсенә барып төртеләсең.

ҖИРЛЕК ӨЧЕН ИҢ АВЫР МӘСЬӘЛӘНЕҢ БЕРСЕ

– Авылыбызда балалар бакчасы, зур суммаларга ремонт үткәргәч өр-яңа мәктәпләргә биргесез төп белем бирү мәктәбе, тырыш хезмәткәрләре булган мәдәният йорты шушы җирлектә яшәүчеләрнең балаларына аң-белем бирәләр, халык белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Авылның мәчете дә бу юнәлештә җанлы эш алып бара. Еллар имин торып, 2023 елда балалар бакчасына, 2024 елда мәдәният йортына капитал ремонт үткәрелер, дип көтәбез, бу да эшебезне күпкә яхшыртыр, дип уйлыйбыз, ди җирлек башлыгы.

Җирлек башлыгы булып эшли башлаганга 5нче елым бара, иң авыр һәм хәл ителүе бездән тормаган зур мәсьәлә бар – ул да булса, авылның генераль планы. Бүгенге көндә яңа җирдә төзелеш башлау, алып бару, су, газүткәргечләр сузу өчен шушы төп документ кирәк. Кануннарның үзгәрүе, министрлыкларда ведомость актларының яңарып торуы бу эшне вакытында тәмамларга һич ирек бирми, – ди Сосна авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сәлимович. – Хәзерге вакытта җир сораган күпбалалы 13 гаилә исәптә тора, әле гариза бирергә ашыкмаучылар да бар. Алар арасында күбесе «Сосна» хуҗалыгында эшләүчеләр, шунлыктан бу генплан белән даими рәвештә килеп чыккан финанс чыгымнарын күтәрәбез, шунсыз булмаганлыгын аңлыйбыз, – дип ачыклык кертте хуҗалык җитәкчесе Фирдәүс Габдуллович.

Менә, 2022 елда авылда «социаль наем» программасы буенча бер йорт файдалануга тапшырылды, ул безнең хуҗалык фермасында тырыш хезмәт куючы Әмир Муллагалиев гаиләсенә бирелде. Әмирнең әнисе дә фермада сыер сауды, әтисе дә терлекчелектә эшләде, эшчән гаилә. Яшь гаиләдә 2 кечкенә бала бар, киләчәктә алар уңайлы шартларда үссеннәр өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган, дип ассызыклады хуҗалык рәисе. Бу фатирны районның «Мелиоратор» оешмасы төзегән, килешү нигезендә чыгымнарның 20 процентын хуҗалык хисабыннан капланган.

 

ЯШЬЛӘРНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРУ

Төзелеш ул шундый әйбер, алдан исәпләнгән сметага берничек тә сыешып булмый, тегесе килеп чыга, монысын эшләмичә калдырып булмый, шунлыктан артык чыгымнарны да авырсынмыйча капладык, ди җитәкче. Соңгы елларда профлицей тәмамлаган 1999 елгы – бер, 2000 елда туган өч егетебез безгә кайтып, механизаторлар булып эшли башладылар. Укыган вакытта стипендия түләнде, кайтып эшкә урнашуга 30 мең сум акча бирелде. Хезмәт хак-лары стажлы механизаторлардан ким чыкмасын дип түләүгә үзгәрешләр керттек, зарланганнары юк. 107 хезмәтчәнебез бар, айга уртача 37 мең сум хезмәт хакы түлибез, дип аңлатып китте ул.

Әйе, «Сосна» хуҗалыгында эшче кулларның кадерен беләләр, алай булмаса, авылга терәлеп торган «Балтач сөт-май комбинаты», ике атлап, бер сикереп төшеп җитә торган бистә оешмалары эшкә чакырып торалар. Әмма биредә, хуҗалык эшләренең барысын да шушы авылның тырыш кешеләре башкара, чит илдән килүчеләр, ялланып эшләүчеләр юк. Шөкер, механизаторларыбыз да, сыер савучылар да, терлекчелектә, төрле өлкәләрдә хезмәт куючыларыбыз тырыш, булсынга эшлиләр, ди горурланып Фирдәүс Ситдыйков. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда хуҗалык күп күрсәткечләр буенча районда алдынгы урыннарда, үсешкә омтылыш тагын да зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ҖИРЛЕК ӨЧЕН