Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер көндә – дүрт шатлык

Республика көнен районыбыз һәм райондашлар ел саен ниндидер үзгә бер күтәренкелек белән каршы ала.

Район үзәгендә иртәдән кичкә кадәр бу көнне берсеннән-берсе матур, колачлы чаралар үткәрелә. Мөгаен, әнә шушы кабатланмас чаралар аңа шундый җете төсмерләр бирәдер.

Икенчедән, инде бу көннең районыбызда үзенә генә хас традицияләре дә бар. Республика программалары нигезендә төзелгән, ничә еллар буе көтелгән, сөенеп-сокланып туймастай иң матур төзелеш биналары да, гадәттә, шушы көнне ачыла. Тагын шунысы да бар: бу көнне ачылган биналарның барысы да халыкка бик тә кирәкле һәм алар тиз арада райондашларның иң яраткан урынына әйләнә.

Быел да бу традиция дәвам итәр дип көтелә. Район җитәкчелеге тарафыннан берничә объектны шушы көнгә өлгертү бурычы куелган иде. Төзүчеләр дә үзләренә бүленгән участокларда төзелешне шушы көнгә төгәлләү өчен тырышты, көнне төнгә ялгап эшләде.

Ниһаять, алар әзер. Ачылыш сәгатьләрен көтә. Быелгы 30 август бигрәк тә яңгуллылар өчен истәлекле булырга охшаган. Бу көнне биредә берьюлы ике объект үз ишекләрен ачачак. Күз явын алырдай өр-яңа мәдәният йортын ничә еллар сабыр гына көткән яңгуллыларның чынга ашкан хыяллары алга таба авыл тормышын тагын да җанландыруда бер этәргеч булыр, мәдәни эшчәнлекләрендә турыдан-туры чагылыр дип ышанасы килә. Моңа кадәр дә күпсанлы чаралар, түгәрәкләр-клублар эшчәнлеге белән аерылып торган бу коллективка яңа башлангычларга, иҗади мөмкинлекләргә зур стимул булсын иде.

Шулай ук Яңгул җирле үзидарә бинасы да яңа урында, заманча мөмкинлекләре белән иң көтелгән һәм иң кирәкле объектларның берсе статусын дәгъва кыла. Халык белән үзара аңлашып, аларның гозер-үтенечләренә битараф калмыйча, эшләргә дә, эшләргә кала.

Моңа кадәр балаларга уйнарга, ял итәргә бернинди уңайлыгы, мөмкинлеге булмаган Яңа Салавыч авылында уен мәйданчыгы төзелү авыл халкы өчен чын мәгънәсендә зур вакыйга булды. Рәсми төстә капкаларын ачканчы ук инде бу мәйданчык авыл балаларының яраткан урынына әйләнде. “Игелекле, дәвамлы булсын!” – Авыл кешеләрнең бу теләге кабул булыр дип ышаныйк.

Үткән ел 30 августта яңа җирле үзидарә бинасы ишекләрен ачкан, аннан соң яңарган мәдәният йорты өчен куанган нормалылар бәхетенә быел биредә яңа футбол мәйданчыгы кулланышка тапшырыла. Заманча спорт корылмалары арту шулай ук куанычлы, күп өметләр бирә торган күренеш.

Авылларыбызның елдан-ел матурлана, ныгый, яңара баруы да иртәгеге көнгә ышаныч уята. Бер көндә дүрт объект файдалануга тапшырылу әлеге ышанычны тагын да ныгыта.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 30 август