Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер көнгә ике юл-транспорт hәлакәте...

5 ноябрьдә көндезге сәгать икеләр тирәсендә Балтач бистәсенең Ленин урамы 1нче йорты янында җәяүлеләр юлыннан чыгып баручы 16 яшьлек кызны машина бәрә.

Нәтиҗәдә авыр тән җәрәхәтләре алган кыз бала Арча хастаханәсендә дәваланырга озатыла.
Сәгать 4ләр тирәсендә пекарня каршында юл белән янәшә территориядә әбисе белән җәяү баручы 12 яшьлек авыру баланы машина бәрдертә. Бүгенге көндә алары да Арча шәһәр хастаханәсендә дәваланырга мәжбүр.
Хөрмәтле райондашлар, һава торышлары бозылу сәбәпле, юллар бик начар, берүк саграк булсагыз, үзегезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймасагыз иде. Исән-имин булыйк.
Фото: http://tltgorod.ru/news/?news=43796

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250