Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бер минут тик утырмый»

Грипп зәхмәте башта ишетүдән мәхрүм итә, аннан...

Иске Салавыч авылында яшәүче Хәмидуллиннар турында без моннан берничә ел элек язган идек инде. Күп итеп терлек асрап, үз тырышлык-лары белән көн күрүче бу гаилә күпләргә үрнәк. Зарлануны белмичә, һәр эшне яратып, авырсынмый башкаралар. Салавычта беренчеләрдән булып КФХ оештырып, 50 башка кадәр мөгезле эре терлек асраган еллары була. Бүген инде хуҗалыкларында дүрт сыер һәм җиде баш бозаулары бар. Күп итеп кош-корт асрыйлар.

–Күпләр терлек асрауның хәзер бер файдасы юк ди. Терлек асрап баеп булмый – монысы хак, әмма яшәргә була. Файдасы юк дип кул кушырып утырып та булмый бит, – ди гаилә башлыгы Илдус.

Илдус үзе шушы авыл егете. Тормыш иптәше Светлана белән ерак Казахстан җирләрендә танышалар, гаилә коралар. Бәхетләрен тулыландырып, уллары Илдар туа. Сау-сәламәт булып туа, тәпи китә, «әннә-әттә», «мәм-мәм» дигән сүзләре белән теле дә ачылып килә. Тик бер яшь тә ике ай дигәндә уллары ангина белән авырып, хастаханәгә эләгәләр. Анда исә грипп белән авыручы балалар күп була. Нәтиҗәдә ангинага грипп та өстәлә һәм грипп дигәнең «эзсез» калмый: бераздан инде Илдарның эндәшүгә, тавышка реакция бирмәве ачыклана... Шулай да өметләрен өзмиләр, вакытлыча гына булыр, ишетә башлар дип көтәләр. Көтәләр дигәч тә, көтеп кенә утырмый алар. Ике колагы тиң ишетү сәләтен югалткан сабыйларын кайларга гына алып бармый, нинди генә дәвалау курслары үтми Хәмидуллиннар. Кытай медицинасы да калмый, Мәскәве дә... «Башта Мәскәүдә вокзалда куна-куна дәвалар алдык. Аннан күрше Яңа Салавыч кызы Фирания апа үзенә чакырды. Нинди ул вокзалда куну, миңа килегез, диде. Ничә тапкырлар аңа бардык. Бик тә ачык, шулкадәр кешелекле иде ул мәрхүмә. Без аны гел рәхмәт хисләре белән искә алабыз», – ди Илдус. Тик кая гына барсалар да, барысы да колаклары ачылачак, ишетә башлый дип өметләндерсә дә, нәтиҗәсе күренми. Ишетмәгән бала моңа кадәр әйтә торган сүзләрен дә оныта...

Илдарга ике яшь тулганда гаилә Илдусның туган ягына кайтып төпләнә. 25 ел хуҗалыкта алдынгы «КамАЗ» шоферларының берсе булды ул. Светасы да, мөмкинлек булу белән фермага, бозаулар карауга эшкә керә. Илдарга иптәшкә Рузалия һәм Лилия исемле матур сеңелкәшләр дә алып кайталар.

Илдарны якындагы махсус мәктәпләр үзләренә кабул итми: аны Алабугадагы интернат-мәктәпкә урнаштырырга туры килә. Бу мәктәп турында өлкәннәр бик мактап искә ала. «Сигез ел укыттык, андагы өч ел ике сыйныфка санала, укуын тагын да дәвам иттерәсе килгән иде, тик ара бик ерак, хәзерге кебек машиналар заманы да түгел. Шул сәбәпле Алабугадан Казанга күчергән идек. Анда олырак малайлар каһәрләгән булып чыкты. Безне улыгыз югалды, килегез дип чакырттылар, өч тәүлек шундагы подвалда утырган булып чыкты. Монда калмыйм дип елагач, алып кайттык инде. Шөкер, укый-яза белә, телефоннан үз тиңнәре белән аралаша ала. Ул инде хәзер безнең сөйләмне иреннәрдән дә укый. Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда гына аңлап бетерә алмый», – дип сөйли Света.

Алабугада Илдар укырга-язарга гына түгел, рәсем ясарга да, кул эшләренә дә өйрәнә. Рәсем ясарга сәләте барлыгын белеп, бер рәссам (исемен хәтерләмиләр инде) Илдар белән аерым шөгыльләнә. Монда кайткач, мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында булган күптөрле район конкурсларында катнаша, җиңә дә, призлы урыннар да ала. Кул эшләнмәләре белән дә яратып шөгыльләнә. «Рәсемне бик яратып ясый иде. Бер конкурска баргач, үзенең рәсеменә башка кеше исеме язылганын, аңа беренче урын бирелгәнен күрде дә, елап кайтты, башка андый чараларга бармады», – ди әнисе. Бәлки ялгыш та куелган булгандыр, әни кеше оештыручыларга берни дә әйтми. Бүген дә әле Илдарга полотно-буяуларны алып килеп, заказга ясатучылар бар икән. Ә кул эшләнмәләрен яшүсмер егет мал-туарга, бакча эшләренә алыштыра.

–Әле Алабугада укыганда ук каникулга кайта иде дә, шкафтагы бөтен киемнәрне тәртипләп-пөхтәләп куя. Аннан абзарга чыгып китә, «ай-яй-яй» дип, башын чайкый-чайкый анда тәртип урнаштыра башлый иде, – дип искә ала Илдус. – Бала чактан бик тә тәртип яратты. Малларны бик ярата. Ашата, җыештыра. Хәзер инде без иртән маллар янына чыкмыйбыз, апасы Лилия белән икесе карыйлар. Җәй буе мотоблок белән яшел печән ташый, әнисенә бакча казырга, яшелчәләр утыртырга булыша. Бер минут тик утырмый ул. Менә бу теплицаны да икәү бергә эшләдек, сварка белән дә булдырып эшли...

–Үзебез исән чакта улыбызны бик тә гаиләле итәсе килә иде. Бәлки бу язманы укыганнан соң аның белән танышырга теләүчеләр табылыр. – Илдус һәм Света мине әнә шундый теләк белән озатып калды. Эшчән, киң күңелле Илдар белән танышырга, аралашырга теләүчеләр булса, элемтә өчен телефоннары редакциядә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев