Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БЕР СУКМАКТАН (+фото)

Ясирә һәм Ильяс Тимербаевларның  үзләре корган нигезләрендә тормыш юлыннан бергә атлауларына 2022 елның гыйнварында 59 ел була! Сокланмый мөмкин түгел - бу бит бер кеше гомере!

Еллар узган саен, яшәгән саен, аларга карата соклану арта гына бара. Беренче чиратта, Аллаһ Тәгалә насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши беләләр алар. Аланда аларны хөрмәт итмәгән кеше юк.

Ильяс Тимербай улы 1938 елның 6 сентябрендә туган. Гаиләдә олы бала. Әнисе Шәмсиҗиһан, энесе Илдус. Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтмаган. Укып бетергәннән соң, көтү көткән. “Әтиле малайлар “дәрәҗәлерәк” эштә булды, алар ат белән эшләделәр. Минем кебек әтисезләр башка төр хезмәттә. Ат белән кеше булмаганда гына эшләп торасың”, - дип искә ала ул сугыштан соңгы авыр елларны. 1963 елда Янилгә төшеп, тракторчы булырга укый. Озак еллар колхозда тракторчы булып эшли. Шул елларда тырыш хезмәте өчен Хезмәт ветераны исеменә лаек була, Ленинның 100 еллыгына медале белән бүләкләнә. Пенсиягә чыгар алдыннан амбарда машинист булып хезмәт куя. Гомер буе уңган була ул, һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкара.

Сабыр холыклы, җор телле Ясирә Шакирҗан кызы 1942 елның 10 апрелендә туган. Әнисе Фәрзәнә. Гаиләдә өченче бала. Аннан кала абыйлары Мөктәсәр, Исмәгыйль, сеңлесе Миңнегөл һәм энесе Мөхтәсиф була. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң сыер саварга төшә ул. 20 ел колхозда эшли. 1979 елдан мәктәптә. Ул вакытта авылда  башлангыч мәктәп кенә. Ашханәсе дә юк. Ясирә апа балаларга ашарга үз өендә пешерә, алып менеп ашата.

Алар икесе дә гомерләре буе туган авылларында, гади җир кешеләре булып яши. Ул вакыттагы авыл тормышы җиңел түгел, билгеле. Эшне ирләр эше, хатыннар эше дип тору булмаган. Урман кисүдә дә, печән чабуда да гел бергә булганнар. Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә икәүләп тартканнар. Яз җитүгә, бакчага җан кертеп, Ильяс абый умарталарын чыгарып тезә. Алар янында сарай тулы мал-туар. Сыер-сарык көтүдә. Авыл әллә ни зур түгел, көтү чираты да бик тиз килеп җитә. Балаларының кечкенә чагы (Мәгазь, Фәрвәз, Мулланур, Әкълимә). Шул вак балаларны ияртеп, көтү көтәргә дә чыгып китәләр...

"Нинди рәхәт вакытлар, име бабай!" - дип искә алалар хәзер үзләре дә, бер-берсенә карап елмаеп. Авыр булса да, ул еллар иң татлылары булып хәтер сандыгында саклана. "Сөям", "яратам" дигән сүзләр әйтелдеме икән?! Анысы мөһим дә түгел. Аларның бүген бер-берсенә олы хөрмәт белән караулары ят кешегә дә сизелеп тора.
Балаларның дүртесенә дә яхшы тәрбия биреп, зур тормышка аяк бастыралар алар. Тик ни кызганыч, бүгенге көндә олы уллары Мәгазь яннарында юк, бәхетсезлек очрагы корбаны ул, 1991 елда  28 яшендә вафат була. Хатыны Гөлсинә тол, ике улы яшьли ятим кала. “Бала хәсрәтен дошманыңа да күрсәтмәсен”, – ди безнең халык. Мең газаплар белән тапкан, төн йокыларыңны калдырып баккан өметең сүнеп, дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмаганда, бәгырь җимешләрен югалтканнар күңеленнән күз яшьләре белән бергә саркып чыккандыр бу  теләк. Әлеге кайгы-хәсрәтне, һичшиксез, сабыр канатлары һәм иманнары нык булганнар гына лаеклы уза ала.
Ясирә һәм Ильяс Тимербаевларның 14 оныгы, 6 оныкчыклары бар. Балаларына һәм онык-оныкчыкларына озак еллар әти-әнинең, әби-бабайның изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде!

Чыганак: alan_avily

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев