Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәмлек яуда сынала

Шушы көннәрдә балтачлылар хәрби операция зонасына чираттагы ярдәм озатты

Киң күңелле, чын ватан-пәрвәр волонтерларыбыз, җи-тәкчеләребез һәм районыбызның барлык халкы тырышлыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә даими рәвештә  гуманитар ярдәм  җибәрелә.  Алай гына түгел, балалар йортларында тәрбияләнүче ятим балалар, госпитальләрдә дәваланучы сугышчыларыбыз да Балтач халыкның ярдәмен тоеп торалар. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең сораулары беркайчан да җавапсыз калмый, оешма-предприятияләр, халык акчасына алынган, меңнәрчә сум торган җиһазлар аларның тормышларын саклап калырга ярдәм итә. Әле күптән түгел алар үзләренең хәрби позицияләрен ныгыту өчен агач материаллары сораганнар иде. Егетләрнең гозере үтәлде. Райондашларыбыз агач материалларын зур КамАЗга төяп, хәрби операция зонасына озатты.

Июль ахырлары, август башларында районыбыз волон-терларының тагын бер төркеме юлга чыгарга әзерләнә. Бу шушы айда оештырылган өченче сәфәр булачак. Халкыбыз волонтерларның олы хезмәтләре алдында баш ия. Гомуми ярдәм белән махсус хәрби операция уңышлы тәмамлансын  һәм  батыр егетләребез  җиңү белән өйгә кайтсын, дигән теләктә калабыз!

Бүген тылның нык-лыгы бик кирәк. Тарихта әби-бабаларыбыз, әти-әни-ләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фронтка нинди юллар белән ярдәм итүләре турында күпләребез ишетеп үскән буын вәкиле. Ул дәвер кешеләре илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңгән.

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән һәр хәбәр дә зур сөенеч рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора.

Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм