Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәм алдан тавыш бирү көне булачак. Кайда? Кайчан?

17 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларга “Бердәм Россия” партиясеннән кандидат булырга теләк белдерүчеләр белән очрашу үтте.

Алар – “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Раил Гатауллин, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәниятенең иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов, А.Н.Туполев исемендәге “Казан милли эзләнүләр техник университеты” студенты Кирилл Шабалин, Казан энергетик колледжының информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов.

26 май көнне районның 7 сайлау участогында алдан тавыш бирүләр булачак, теләгән һәрбер сайлаучы кандидатлар өчен үз тавышларын бирәчәк. Кукмара бермандатлы округ буенча дүрт кандидат – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ратникова Римма Атласовна, Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшитович, Кукмара  муниципаль районы башлыгы Димитриев Сергей Димитриевич,  шәхси эшмәкәр Әшрапов Айдар Җәвитович, ә бердәм округ буенча 102 кандидат күрсәтелде. Кукмара бермандатлы округы буенча безнең районнан Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшитович күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев