Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бердәм булыйк

Имамнарның декабрь ае җыелышы үзенчәлекле булуы белән аерылып торды, чөнки бу очрашу - сөйләшү «Уңыш бәйрәме - 1 еллык эшкә нәтиҗә ясау»га багышланды.

Кунаклар да күп иде: ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Президент аппаратыннан, Төньяк кызыяттан вәкилләр, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мәдрәсәсенең җитәкчесе Ильяс Җиһанша, Рәшидә абыстай һәм районыбыз җитәкчеләре Рамил Нотфуллин, Вакыйф Зәкиевлар, Арча, Саба, Әтнә, Кукмара кунаклары - имам-хәзрәтләре. Җыен, гадәттәгечә, Коръән уку белән башланып китте. Җөмһүриятебезнең Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Куныр, Бөрбаш авылларында беренче мәчетләр ачылуга 20 ел тулуы хакында әйтеп узды. Еллык эшкә йомгак ясалды, эшләнгән эшләр хакында бәйнә-бәйнә сөйләнде. Тәрбия өлкәсендә эшлисе эшләр күп әле, дини тәрбия бирүне дә дәвам итәсе, имамнарның белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә дә эшлисе бар.
Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Диния нәзарәтенең яңа сайланган составы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. 2012нче елның Коръән елы булуы һәм Казан басмасы булган Коръән басылуга 225 ел булып, аның төзәтелгән, яңартылып бастырылуын, нәзарәт каршында «Дин һәм мәгыйшәт», «Умма» («Әни») газеталары чыгуын, киләчәктә имамнарга да хезмәт хакы бирелә башлавын һәм башка мәсьәләләргә тукталды. «Бергә һәм бердәм булып, Коръән, Хәнәфи мәзһәбе буенча эш алып барыйк, районның дини өлкәдә алып барган эшчәнлеге башка районнар өчен дә үрнәк», дип сүзен йомгаклады ул.
109 бала һәм онык, оныкчыкларның әнисе, әбисе һәм дәү әнисе Рәшидә абыстай Аллаһ кушканча яшәргә тырышырга кушып, үзенең алып килгән китапларын бүләк итте. Җәлил хәзрәтнең беренче адымнарын (узган гасырның 70нче елларында) искә алды.
«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһанша районда дини яктан һәрвакыт үсеш, алга китеш барлыгын ассызыклап, югары мәдрәсәгә ярдәм иткән Яңгул, Кариле, Курмала, Кенә, Шубан, Пыжмара, Борнак авыллары имамнарына бүләкләр тапшырды.
Җыелышта өч тапкыр хаҗ кылучы эшмәкәр Гөлсем ханым, Смәел авылы абыстае Наҗия ханымнар хаҗ гамәленнән алган тәэсирләр белән уртаклаштылар. «Хаҗ кылыгыз - бай булырсыз, сәяхәт итегез - сәламәт булырсыз», ди бит сөекле пәйгамбәребез дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X