Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче блогер татар әбиенең вайннарын 1 миллион да 300 мең кеше караган

Башкортстанда яшәүче 73 яшьлек блогер татар әбиенең иң зур хыялы – “Беренче канал”ның танылган алып баручысы Андрей Малахов белән якыннан танышу.

Тиздән, мөгаен, хыялы чынга да ашар. Тәслимә әбинең оныгы Дориана белән бергә төшкән видеороликны миллионнан артык кеше караган, бәлки, шул танылу Тәслимә әбигә Мәскәүгә Малахов тапшыруына барырга бер “юллама” да булып куяр. Әби белән оныкның дүрт ел дәвамында төшерелгән кызыклы тормышчан вайннары шактый җыелган. Вайннар төшерү идеясе дә шул хыялына барып тоташа. Тәслимә әби Бүздәк районының Алан авылында яши. Гомер буе кирпеч заводында эшләгән. Бервакыт оныгына ул Малахов белән танышасы килүен әйтә. – Бер тапкыр да әби безгә үзенең теләк-хыяллары турында сөйләгән юк иде. Көннәрдән бер көнне исә шул хыялы турында әйтеп куйды. Малахов әбиләрне ярата, аларны курортка да йөртә, без дә берәр кызык видео төшерсәк, чакырыр иде, диде. Менә шуннан вайннар төшерә башладык. Авыл тормышын да, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә, тормышчан гадәти вакыйгаларны да юмор аша бирергә тырышабыз. Видеоларны караучылар саны да акрынлап арта. Менә соңгы видеоны 1 миллион да 300 мең кеше караган булып чыкты, – дип сөйләде Дориана. Реклама Дориананың чын исеме Гөлдария булып чыкты. Мулла кушкан һәм паспортка язылган чын исеме тагын да озынрак икән. 14 яше тулгач, ул аны паспортка кыскартып яздырткан. Мәктәптә исә аңа Дария дип эндәшкәннәр. Үзенә Дориана исеме ошый, инстаграмда да ул шул исем белән билгеле. Дориана әйтүенчә, алар үзләренең вайннары белән өлкән буын турындагы стереотипларны җимерергә, ике буын арасындагы мөнәсәбәтләрне матур яктан үрнәк итеп күрсәтергә тели. Әбиләр дә замана белән бергә атлый, инстаграм, вайннар белән кызыксыну аларга ят әйбер түгел, ди ул. Ә Тәслимә әбине, кая барса да, танып алалар, блогер әби дип эндәшәләр икән. Блогер булган беренче татар әбие дә бит әле ул. Тәслимә әби тормышны ярата торган, кечкенәдән хәрәкәтчән һәм бик актив икән. Бу инстаграм, интернет дигән нәрсәләр яшь чагымда ук булса, мин һичшиксез блогер булыр идем дип әйтә икән. Күңеле белән картая белмәгән көләч йөзле Тәслимә әбинең, башка танылган блогер кебек үк, хейтерлары да бар ди. Әмма ул аларга игътибар итми, төрле кызыклы рольләргә кереп, видеога төшүен дәвам итә. Әле тагын җирле радио-телевидениеләргә дә чакырып торалар, журналистлар да интервью алалар. Бер видеоларын миллионнан артык кеше каравын белгәч, әбидә Малахов чакырмасмы икән дигән бер өмет чаткысы да барлыкка килгән. Чакыра калса дип, матур күлмәк тә алып куйган. Ә без Тәслимә әбигә хыялының тормышка ашуын һәм сәламәтлек телибез.
 

Автор: Дилбәр Гарифуллина

http://shahrikazan.ru/news/җәmgyiyat/berenche-bloger-tatar-biene-vaynnaryn-1-million-da-300-me-keshe-karagan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев