Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче чәчәкләр

Көннәр җылыту белән урамнарда язның тәүге урман-болын чәчәкләрен сатучылар күренә башлый.

Сүз дә юк, озын салкын кышлардан соң беренче чәчәкләрне күргәч, аларны букетларга җыясы килә. Әгәр дә шул беренче чәчәкләрне җыярга яки җыйганын сатып алырга уйлыйсыз икән, бер мәлгә тапталган һәм коры калган урман-болыннарны күз алдыгызга китерегез әле... Бу чәчәкләрнең күбесе Татарстан Республикасының «Кызыл китабы»на кертелгән бит.
Кыргый декоратив үсемлекләрне, чәчәкләрне законсыз рәвештә җыюны , сатуны булдырмау максатыннан, 23нче апрельдән 15 июньгә кадәр «Беренче чәчәкләр-2012» акциясе игълан ителде. «Кызыл китап»ка кертелгән үсемлекләрне юк итүчеләргә штраф салыначак. Шул ук вакытта табигатькә китерелгән зыянны да түләтү каралган. Күңелсезлекләрдән сакланыйк, табигатьне рәнҗетмик, җәмәгать!
Балтач дәүләт табигый тыюлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250