Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче чиратта... Универсиада

Республика кооператорларының профессиональ бәйрәмнәрен уздырып яткан чаклары иде. Шул уңайдан, күптәнге танышым Балтач район кулланучылар җәмгыятенең яңа рәисе Хәйретдин Гаяз улы Шәйхетдиновның хәлен белеп чыгарга кереп барышым иде. Коридорда гына очраштык. Казанга китеп барышы иде. Сабантуйлар узуга башкалабызга китеп, бердәм коллектив булып, Универсиада кунакларына хезмәт күрсәтеп ятышлары. Икенче көнне очрашырга...

Яхшы кәеф белән кайткан иде Казаннан Хәйретдин. Менә дигән итеп хезмәт күрсәтеп ята икән безнекеләр Универсиада кунакларына. Безнекеләр эш тәҗрибәсенә, культуралы хезмәт күрсәтүләренә бар күңеленнән шатланган Татарстан кулланучылар җәмгыяте рәисе М.Фәттахов башка район җәмгыятьләре рәисләрен җыеп килеп, безнекеләрнең хезмәте белән таныштырып киткән. Менә барыбыз да балтачлылар кебек эшләсәк, әле без тагын да югарырак үрләр яулар идек, дип уфтануын да яшермәгән ул.


- Эшлисе эшләребез күктән ашкан булса да, беркадәр горурлык хисләре дә кичердек. Шулай булмыйни, бөтендөнья кунакларына шундый югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәт әле син! Гомумән, кулланучылар җәмгыятенең эше ярык тагаракны хәтерләтсә дә, сер бирмибез әле. Бар авырлыкларны вакытында җиңеп барабыз, - ди Хәйретдин. - Билгеле, эшләп китәргә авыр булды, - дип сөйләвен дәвам итте ул. - Баштарак, төрле санкцияләрдән килеп, «пожарные, коммунальные, санэпиды» дисеңме, төрле чаралар күрергә тотындылар. Алар белән дә киңәшләшеп, фикерләшеп, уртак бер фикергә килдек. Салым инспекциясенә, Пенсия фонды идарәсенә 2011нче елдан булган бурычларыбызны акрынлап киметә башладык. Хезмәт хаклары түләүне акрынлап булса да, җайга салып киләбез.

Билгеле, монда килгәч тә Чепья сәүдә берләшмәсен җитәкләгән вакыттагы эш тәҗрибәмә таянып эш итәм. Бик көчле коллектив тупланып калды анда. Илдә барган буталчыклар заманында да бер генә сәүдә ноктасын да ятларга сатарга ирек бирмәдек без. Киресенчә, тотрыклы, үз куәтенә эшли торган зона булдырлык. Ике катлы универмагның түбәсен ремонтладык, 3 кибетнең мичләрен алыштырып, зур экономия ясадык. 11 кибеткә янгынны кисәтү сигнализациясе урнаштырдык, электр чыбыкларын алмаштырдык. Бүгенге көндә 15 кибет эшләп килә.

Эшчеләребез вакытында хезмәт хакы алалар, квартал саен премия биреп барабыз. Шоферыбыз Илнар Нотфуллинны гына алыйк. Казанга продукциягә барырга да вакыт таба, Нөнәгәргә барып хуҗалыктан сөт тә җыеп тапшыра. Нөнәгәрдәге сатучыбыз Зәлия Гарипованы әйтеп тә торасы юк. Төн йокысын йокламый торган кеше ул. Иске Чепьядан Юлия Калистратова үзендә сату итүдән тыш, атнага 3 көн алып, хәтта Сизнер кешеләренә дә сәүдә хезмәте күрсәтә. Дилбегә дә ышанычлы кулларда калды. Энҗе Зарипова менә дигән итеп коллектив белән җитәкчелек итә. Бухгалтер Резедә Минһаҗева бүгенге көндә аның уң кулы.

Инде Балтачка кайтып, ялт итеп хезмәт куючы ашханә, чәй йорты, икмәкханә коллективларын атар идем. Чәй йорты сатучылары Әлфия Ибраһимова, Раушания Гайфуллина район Сабан туе көнне генә 80 меңлек продукция саттылар. Капиталь ремонттан соң бар куәтенә лимонад, казылык цехлары эшли башлады. Балтач «Икмәк» комбинаты директоры Ришат Фазылҗанов, цех җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәдиева килгәч икмәкнең сыйфаты яхшырды, халыкка таралышы артты. Лидия Габдуллина җитәкләгән ашханә коллективына карата да моң-зарларыбыз юк. Яраталар без әзерләгән ризыкны. Әле менә шушы көннәрдә генә Сабадан чакыру алдык. Республика күләмендә уза торган чара кунакларын ашатачакбыз, Агропромышленность паркында ел буе ярминкәдә сату иттек. Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләндек.

Шушындый тырыш хезмәткәрләребез белән, шәт, барлык авырлыкларны җиңәрбез дип ышанам. Киләчәккә планнарыбыз да зурдан. Ашханәгә капиталь ремонт ясап, 200 кеше сыешлы итеп үзгәртергә хыялланабыз. Шундый ук үзгәрешләрне чәй йорты да көтә. Тагын да производствоны колачлырак итәр өчен яңа кибетләр ачу күздә тотыла. Чепья универмагының икенче катында базар ачарга планлаштырабыз. Кыскасы, эшлисе эшләребез байтак. Барлык коллективны бәйрәм белән котлап, барысына да гаилә бәхете теләп калам. Сәламәт булыгыз, барыгызга да һәрчак уңышлар елмаеп торсын! Без дә амин, шулай булсын, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250