Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче яшен, беренче фаҗига

Аксубай районының Такталы авылында яшәүче Зариповларга Аллаһның зур сынавы килгән. Җомга көнне кичке сәгать тугызынчы яртыда яшен сугып, өйләре янган.

– Кич белән матур гына итеп яңгыр ява башлаган иде. Телевизор карап утырганда, яшен яшьни башлады да, телевизорны сүндереп йокларга яттым. Ул арада бик каты шартлаган тавыш ишеттеп, котел торган бүлмәгә йөгереп чыктым. Анда шикләнерлек берни юк иде. Ә шарт-шорт килгән тавыш барыбер бар. Шуннан алгы якка чыгып карасам, рубильник астында ут. Аның капкачын каерып атып, утны сүндердем. Шуннан соң да нәрсәдер шартлаган кебек. Тәрәзәдән карасам, кызыл шәүләләр күренә. Ишегалдына чыксам, түбәбез яна булып чыкты. Минем арлы-бирле йөгереп йөрүемә йоклап яткан хатыным да уянды. Аңа тизрәк документларны алып чыгып, янгын сүндерүчеләрне чакырырга куштым. Үзем киемнәр белән телевизорны күтәреп чыгарга өлгердем. Бу вакытка инде күршеләр дә килеп җитте. Янгын сүндерүчеләр килеп кенә сүндерә алды, – дип сөйләде йорт хуҗасы Хафиз абый.  

Өйнең алгы ягы гына калды, әмма эче янып беткән. Уллары гаиләсе белән Түбән Камада фатир арендалап яши икән. Үзләре әлегә авылда туганнарында яшәп тора.

 – Өйне акча юк вакытта 200 меңгә иминиятләштергән идек, менә документлар артыннан йөрим, мин әле юлда идем, – диде Хафиз абый.

Рамазан ае ярдәмгә мохтаҗларның хәленә керү, сәдака бирү ае да. Шушы күркәм айда Зариповларга ярдәм кулы сузып, әҗер-саваплы булсак идек.

Хафиз абыйның телефон номеры: 89030610025. Банк картасы шул номерга беркетелгән.

 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Чыганак: "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев